news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама Аланында бакчада йөрүче хатынны кара елан тешләгән

news_top

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 48 яшьлек хатын-кызны бакчада эшләгәндә кара елан тешләгән.
Ул Кама Аланына Чаллыдан әнисе янына килгән булган. Үлән җыйганда, аның уң кулы бармагы бик каты сызлый башлаган. Бу хакта ntr-24.ru сайты хәбәр итә.

«Үләнгә кадалдым, дип уйладым. Ләкин перчатканы салган арада, коңгырт төстәге 15 см озынлыктагы кечкенә еланны күреп алдым, ул тиз генә шуышып китте», – дип аның сүзләрен китерә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе.

Хатын-кыз, ярдәм сорап, төнлә генә мөрәҗәгать иткән. Бу вакытка аның мускулларында көчле сызлау барлыкка килгән, тешләнгән бармагы шешкән һәм бөгелми башлаган була. Ул «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

Хирургия бүлегендә табиблар аңа елан агуына каршы дару керткән һәм комплекслы терапия башлаган. Пациент әле хастаханәдә кала, аның хәле тотрыклы, диелә хәбәрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар