Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновны, ышанычны югалту сәбәпле, вазифасыннан азат иткәннәр. Бу турыда Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Сәлахетдиновны эштән азат итү нигезе – ришвәт алу, керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү һәм җир участогын законсыз рәвештә алу фактлары.
Тикшерү фаразлаганча, быел гыйнвар аенда «Водоканал» директоры райондагы идарәче компания директорыннан ришвәт рәвешендә 108 мең сумлык iPhone 16 Pro һәм 10 мең сумлык аксессуарлар алган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекләре хезмәткәрләре белдергәнчә, ришвәтнең гомуми суммасы 118 мең сум тәшкил иткән. Әлеге кыйммәтле җиһазларны һәм аксессуарларны ул идарәче компаниягә һәм аның директорына яклау күрсәтү үтенече белән Камa Аланы бистәсе башлыгына тапшырган, диелә хәбәрдә.