Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновны кулга алганнар – ришвәт алуда шикләнелә

news_top_970_100

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновка карата җинаять эше ачылган. Chelny-biz.ru басмасы хәбәр иткәнчә, кичә кич аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре кулга алган һәм, сорау алу өчен, тикшерү органнарына китергән.

Басма мәгълүматларына караганда, Сәлахетдинов ришвәт буларак айфон алуда шикләнелә. Телефонны аңа «Водоканал» предприятиесе директоры – җирле депутат Денис Леушин тапшырган. Леушинга карата шулай ук җинаять эше ачылган – ул ришвәт биргәндә арадашлык итүдә гаепләнә.

Кыйммәтле гаджетны Леушинга «Наш дом Камские Поляны» идарәче компаниясе җитәкчесе Екатерина Медникова биргән булырга мөмкин. «Водоканал» директоры исә 108 мең сумлык «iPhone-16 Pro» модельле телефонны һәм 10 мең сумлык аксессуарларны бистә башлыгына тапшырган. Ришвәтнең гомуми суммасы 118 мең сумны тәшкил иткән.

Көч структуралары хезмәткәрләре фаразы нигезендә, Сәлахетдинов моның өчен Медниковага ярдәмен вәгъдә иткән. Кама Аланы җитәкчесе, вәкаләтләрен кулланып, фирма һәм җирле администрация арасында башкарылган эшләр актын имзалауда ярдәм күрсәтергә тиеш булган.

Сәлахетдинов Кама Аланын 2020 елдан бирле җитәкли. Аңа кадәр 9 ел дәвамында җирле башкарма комитет җитәкчесе булды, ә элегрәк Майскогорск авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100