Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама Аланы башлыгы бертуганының 6 миллионлык машинасына арест салганнар

Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат бистә бюджетыннан 20 миллион сум акча урлаган.

news_top_970_100
Кама Аланы башлыгы бертуганының 6 миллионлык машинасына арест салганнар
Түбән Кама шәһәр суды аеруча зур күләмдә мошенниклык турында эшне бүген икенче тапкыр тыңлады. Бу эш буенча Кама Аланы башлыгының бертуганы Василий Павлов хөкем ителә. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат бистә бюджетыннан 20 миллион сум акча урлаган. Җинаять эше 12 томнан тора.

2011 елда төзелеш фирмасы директоры балыкчылык-рекреацион сектор инфраструктурасы төзү өчен бүлеп бирелгән бюджет акчасын урларга карар кылган. Эш шуннан башланган, диелгән республика Прокуратурасы хәбәрендә. 

Хәзерге вакытта хөкем ителүченең милегенә арест салынган. Болар - бер миллион сумлык корылма, Казанда һәм Кама Аланындагы гомуми суммасы 2 миллион сумлык фатирлардагы өлешенең яртысы, 3,5 миллион сумлык җир участогы, 1,95 миллион сумлык бина, 6 миллион сумлык автомобиль.

Прокуратура сайтындагы мәгълүмат буенча, хөкем ителүче гаебен тулысынча таныган. Ул үз эшен аерым тәртиптә карауны сорый.

Беренче тыңлауларда ук ул шаһитлардан сорау алуны сораган. Икенче тыңлаулар да озак булмаган. Василий Павловның икенче адвокаты барлыкка килгән. Адвокат җинаять эше белән танышу өчен вакыт бирүне сораган. Суд моңа ризалашкан. Шулай итеп, суд утырышны  14 августка күчергән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100