Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калышаммы соң? (Амур Фәләх)

«Чаян» журналыннан Амур Фәләхнең юморескасы.

news_top_970_100
Калышаммы соң? (Амур Фәләх)

Эштән кайтып киләм. Бигрәк авыр булды бүген. Хезмәт хакы бирделәр. Югыйсә шатланасы гына иде ә бит. Юк шул, «хәерчегә җил дә каршы» дигәндәй, кытыршы телләре белән сыер ялап алган кебек, кәеф юкка чыкты.

Гомер бул- маганны, үз эшемнән тыш, тиешле эш сәгате тәмамланса да, вазыйфама туры килмәгән әллә нинди эшләр башкарырга туры килде. Җитәкче «үтенечен» берсүзсез үтәргә кирәклеген яхшы белсәм дә, «Моның өчен миңа, һичьюгы, өстәмә түләнер микән?» — дип сорарга батырчылык иттем.

«Син, нәрсә, иптәшең авырып киткән, кеше хәленә керергә кирәк, шуның исәбенә байыйсың киләме?!» — дип кенә җикерде хуҗа. Әйтерсең миңа акча кирәкми! Әйтерсең анда — өйдә һәр тиенне санап утыручы хатыным юк!..

Бу хуҗадан котылып, өйдәге хуҗабикә кулына килеп кергәнче, бераз ял итеп алырга исәп. Кыска юлны озынайтып, юлда очраган эскәмияләргә утырып ял итә-итә, урапурап кайтам. Кайтып кергәч тә хатынымның сүз башын бик яхшы күз алдына китерәм. Бу һәрвакыт бертөсле: юынып, бер чынаяк чәйне тотып, телевизор каршына килеп утыруым була, артыма килеп басып башын минем иң өстенә сала да, хәйләкәр елмаеп: «Җаным! Беләсеңме, нәрсә, Вәли…» — дип, моңлы тавышларын сибә башлый.

Ялгыша күрмәгез, Вәли — мин түгел. Безнең белән бер йортта яшәүче «заочный» танышым. Кайсыдыр заводта эшли һәм, хатынның әйтүенә караганда, менә дигән ир, эшкә батыр, акчаны көрәп ала, тиктормас бер бәндә булырга тиеш.

Хатынымның мине Вәли белән беренче таныштыруын әле дә хәтерлим. Әнә шулай телевизор каршына килеп утыруым булды, артымнан килеп кочаклады да очлы ияген янбашыма төртте: 

— Беләсеңме, нәрсә, Вәлияләргә кергән идем, ире Вәли аяк киемнәре тезеп кую өчен ишектән керүгә тумбочка шикелле бер нәрсә ясап куйган. Уңайлы да әйбер инде, бөтен вак-төякне шунда тутыралар икән. Теләсәң, син дә ясый аласың инде аны. Вәлидән киммени минем ирем, ә?

Тумбочканы, әлбәттә инде, ясап куярга туры килде. Дөрес, минем, Вәли шикелле, тактасын, тегесен-монысын култык астына кыстырып, көнгә ике тапкыр алып кайтырга мөмкинлегем юк. Мин эшләгән җирдән каләм, кәгазь кыстыргыч, бетергеч алып кайтсаң гына инде. Алар белән тумбочка ясап буламыни? Әмма нишләмәк кирәк, ясап куйдым тумбочканы. Вәлидән калышаммы соң!

Китте шуннан.

— Беләсеңме, нәрсә, Вәли лоджияларын пыялалап куйган. Шундый шәп килеп чыккан, җил дә исми, кош-кортлар да очып йөрми, яңгыр да сиптерми. Теләсәң, син дә эшлисең инде аны. Кай төшең Вәлидән ким синең?

Кредит алсам алдым, әмма тиздән безнең дә балкон пыялаланды. Ә нәрсә, минем дә Вәлидән ким җирем юк…

— Вәли ишекләре өстенә җыйнак кына сәндерә ясап куйган…

Вәлигә генә дигәнмени? Хәзер безнең дә ишек өстендә шүрлек бар.

— Вәли ванна белән бәдрәф арасындагы җөйне әйбәтләп цемент белән томалап куйган…

— Вәли, астына киез салып, ишекләрен тышлаган. Суык та керми, тыштагы тавыш та ишетелми…

— Вәли фәлән, Вәли төгән…

Мин дә калышмыйм. Хатыным ахирәте Вәлияләргә кереп йөрүен туктатканчы бу мөмкин дә түгел. Менә бүген дә дустымның чираттагы этлеген көтеп кайтам. Бәрепләр үтерәсе килә үзен, дигән фетнәле уй башка кереп утырды. Беркөнне ит чабарга дип балта кайрый башласам, күз алдымда — Вәлинең пеләшләнеп ялтырый башлаган баш түбәсе тора. Алла сакласын!.. Тфү, тфү!

…Ялгышмаганмын, бүген дә шул ук хәл. Эш киемнәрен салып ташлап өй халатын кидем дә, чәй әзерләп, телевизор каршына килеп утыруым булды — колак төбемдә хатынымның бәрхет тавышы: 

— Ишеттеңме әле, Вәлиләр аерылыша икән бит. Гариза биргәннәр инде. Мин «ә» дип берара авызымны ачып утырдым да сикереп торып язу өстәленә ташландым. Бер бит чиста кәгазь алып, уң як өске почмагына: «Халык судына. Гариза», — дип язып та куйдым.

Ә нәрсә, Вәлидән кай җирем ким минем?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100