"Калын кисәсең, Кәримнең авызына сыймый": Гөлназ Асаеваны токмач кисәргә өйрәтәләр
"Төнге 1:00, йоклап булмый, Кәрим сатудагы токмачны ашамый, шуңа үзем кисәргә булдым өйдә булганда", - дип яза Гөлназ Асаева.
Гөлназның энесе өчен шулай тырышуын бик ошатканнар. Киңәшләр дә биргәннәр.
"Кечкенәрәк пычак юк идеме?"
"Шәп килен буласы икән!"
Токмачны дөрес кисмәүдә гаепләүчеләр дә булган: "Бигрәк калын, Кәримнең авызына сыймас!"
Әмма мактаучылар күбрәк.
"Кисә-кисә остарасың ул!"
"Бик матур кисә, башында яулык, алъяпкыч бәйләгән, молодец балакаем!"
"Өлкән хатын-кызлар да болай кисә алмый".
"Кайберәүләр пешкән токмачны еламыйча ашый белмиләр әле!"