news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Калын боз белән капланган». Бер ир-ат әнисенең мәетен ике ел туңдыргычта тоткан

news_top

Италиядә яшәүче ир-ат әнисенең мәетен 2 ел туңдыргычта саклаган. Үзе мәрхүмә хатын өчен пенсия алып торган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

78 яшьлек әби мәетен карабинерлар таба. Ул Кальяри Сарроке шәһәрен янындагы йортның беренче катында туңдыргычта була. Әби гәүдәсе калын боз белән капланган.

Якынча ачыкланганча, әби үз үлеме белән үлә. Мәетне экспертизага тапшырганнар.

Аның улына карата җинаять эше ачылган. Ир-атны мәетне яшерүдә һәм дәүләткә зыян китерүдә гаеплиләр.

Италиядә мондый очраклар сирәк түгел. Июньдә суд Бриндзи шәһәрендә яшәүче ир-атны 8 айга төрмәгә утырткан. Ул әнисенең мәетен туңдыргычта саклап, аена 1,2 мең евро күләмендә пенсия һәм социаль түләүләр алып яткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар