Хөкүмәт Россиядә гибридлы колонияләр булдыруны хуплады. 3000 урынлы беренче колония Калугада, Жерелов авылы янында төзелә. Бу – төрле режимлы участоклар һәм СИЗОлар булган мультиколония булачак, монда хөкем ителгәннәр яшәячәк һәм эшләячәк. Бу хакта KALUGA сайты яза.
Мондый оешма төзелеше 12 миллиард сумга бәяләнә. Төзелешкә 3,5 ел китәчәк. Исәп-хисаплар буенча, төзелеш чыгымнары 13 ел эчендә акланачак.
Проектның төп максаты – Калуга өлкәсендәге барлык төзәтү оешмаларын берләштерү, бу – тоткыннарның карауга һәм конвой өчен чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Суперколониядә төрле срокларга хөкем ителгән рецидивистлар, балалы хатын-кызлар, өлкән яшьтәге һәм авыру тоткыннар булыр, дип планлаштырыла.
Колониядә тоткыннарны эшкә урнаштыру, шулай ук аларга белем бирү шартлары булдырылачак.