Бакчачылар киңәше: кырау суккан помидор үсентеләрен ничек яңартырга?
Быелгы салкын май теплица эчендә дә парландыргычлар ясарга мәҗбүр итә. Кайбер бакчачылар кырау тигән үсемлекләргә стимуляторлар сибеп хәл кертмәкче икән. Тәҗрибәле бакчачы аларны наркотикларга тиңли, ә салкын тигән помидор үсентеләрен чыныга гына дип саный.
Быелгы май ае 21 гасырда иң салкын май булырга охшап тора. Татарстан бакчачылары мондый кырыс язны күптән хәтерләми. Күп кенә бакчачылар түтәлләренә борыч һәм помидор үсентеләрен күчереп утыртырга җитешкән. Шуңа да, соңгы көннәрдә һава торышын йөрәк сыкравы белән күзәтеп баралар.
Хәзерге заманда сирәк бакчачының гына теплицасы юк. Татарстан территориясе игенчелек тармагы өчен бик үк уңайлы шартлар булмаган зона санала, шуңа күрә мондый корылмалар безнең якларда популяр. Татарстанның Бакчачылар берлегендә дә «Казанские ведомости» журналистына теплицаларны куллануның уңай яклары турында сөйләгәннәр.
«Урта Идел буенда, һичшиксез, теплица кулланылырга тиеш», – ди Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин.
Моннан тыш, 2022 елның май аенда бакчачыларга зур теплица эчендә «тепличкалар» ясарга киңәш итәләр.
«Теплица эчендә элеккеге шикелле парландыргычлар ясарга кирәк: ягъни, дугалар куеп, аны материал белән капларга. Элеккеге кебек, теплицалар булмаган замандагы шикелле. Болай эшләгәндә, икеләтә катлам киләчәктә буласы барлык суыкларны да имин уздырырга ярдәм итәчәк», – ди белгеч.
Ә үсентеләр ачык грунтка утыртылган очракта, ике кат япма белән капларга киңәш ителә.
«Икенче кат итеп, һичшиксез, пленка ябарга кирәк. Салкын һава кермәсен өчен материал җиргә тиеп торырга тиеш», – дип киңәш итә Дейнекин.
Үсентеләрне коткару ысулы
Үсентеләргә кырау тисә дә, аларны саклап калырга була. «Әгәр помидорның өсләрен кырау суккан булса, ул барыбер үсеп китәчәк. Моның өчен үсентеләрнең өске ягын кисеп-кыркып алырга кирәк. Болай эшләгәндә, сабак куеныннан үрентеләр чыгачак», – ди Дейнекин.
Кызганыч, бу ысул помидорларга гына булышачак. «Борычларны болай коткарып булмый. Кырау сукса, аларның бөтен кәүсәсе өши, бетте дигән сүз», – ди тәҗрибәле бакчачы.
Шуңа күрә белгеч үсентеләрне түтәлләргә чыгарып утыртырга ашыкмаска өнди. Тик шулай да, аның апрель азагында җиргә утырткан помидорлары инде бераз уңыш бирә башлаган.
«Тәҗрибәдән чыгып әйтәм, апрель аенда утыртылган помидорлар күбрәк уңыш бирә, гәрчә алар күбрәк зыян күрсә дә. Алар өшеми, ә кирәгенчә чыныга гына. Бу чыныгу кешедәге шикелле, шул ук процесс. Ул исән калырга омтыла, барлык эчке көчләрнең эшләп китүе уңай нәтиҗә бирә», – дип билгеләп үтте ул.
Биостимуляторлар кирәкме?
Әгәр үсентеләр грунтка утыртылмаган икән, аларны савыты белән җылы бинага күчерү яхшырак. Шулай ук өстен кисүдән тыш, белгечләр үсентеләргә су сибәргә киңәш итә. Моны температура -2..-3 градустан түбәнрәк төшмәгән очракта эшләргә кирәк. Үсемлекләр югалган дымны шул рәвешле кире кайтара.
Аннары өшегән үсентеләрне кояш нурларыннан яшерергә кирәк. Алар акрын гына җебергә тиеш, бу очракта аңа хәл кереп китәчәк. Өстенә катыргы каплап та, якын-тирәсенә күләгә ясарга да була.
Кайберәүләр үсентеләрне уятып җибәрү өчен биостимуляторлар куллана. Бакчачылар берлегендә бу алымга карата аерым фикер яши.
Биостимуляторлар уңышка бернинди дә файда бирми, дип саный белгеч. Җитмәсә, аларның кеше организмына йогынтысы өйрәнелмәгән.
«Стимуляторларны мин наркотиклар белән чагыштырам, аңлыйсыздыр. Стимуляторлар кулланучы кеше кебек үк, үсемлекләр күпмедер вакытка көчле булырга мөмкин, ә аннары алар тискәре нәтиҗә күрсәтәчәк», – ди Дейнекин.
Ул шундый бер мисал китерде: сатып алынган карбызның эчен карыйбыз. Кайчак кып-кызыл карбыз эчендә ак таплар була – ул стимулятор нәтиҗәсе икән.
«Бу - карбызга стимулятор ясаган йогынты нәтиҗәсе. Ул яхшыга түгел, әмма шуңа да карамастан, тышкы яктан карбыз матур күренә. Ә эчендә брак. Уңыш әз булсын, әмма табигый булсын», – ди бакчачы.
Быел май да, җәй дә калыша
Эксперт язның соңгы аенда быелгы кебек түбән температура торуын хәтерләми.
«Мондый салкын май истә калмаган. «Салкын май – игенле ел», - дибез, әмма бу сынамыш чама сакланганда гына дөреслеккә туры килә. Ә хәзер сливалар ачылмый, чия чәчәк атмый, алма да шул ук хәлдә», – дип кайгыра Дейнекин.
Бакчачы сүзләренчә, быелгы май ае һава шартлары буенча ике атнага соңарып бара. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев та шул фикердә. Аның сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй дә килергә ашкынып тормый.
«Климатик хисаплаулар буенча, 26-30 май көннәрендә уртача тәүлеклеклек температура 15 градустан җәйге температураларга күчәргә тиеш. Тик чынлыкта болай булмаячак, быел җәй килү озакка сузыла. Фаразлар күрсәтүенчә, 26 майда тәүлеклек уртача температура климат нормасыннан 6-7 градуска түбән булачак. Салкын һәм яңгырлы май җәйнең соңарып килүенә йогынты ясады», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Галим Татарстандагы һава торышының хәзерге вакытта Арктика йогынтысында торуын, әмма моның озакка бармаячагын әйтә. Циркуляция үзгәрергә мөмкин һәм ул чакта камап ала торган антициклон киләчәк.
Ә Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге июнь аенда Казандагы температураның климат нормасы чикләрендә буласын, ә июль аенда янә нормадан түбән булачагын фаразлый.
Дамира Хәйруллина
Алёна Низамова тәрҗемәсе