Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калмыкиядә конфликт шартлау белән тәмамлана: балалар белән эшләүче психолог яраланган

news_top_970_100
Калмыкиядә конфликт шартлау белән тәмамлана: балалар белән эшләүче психолог яраланган

Калмыкия башкаласы Элистадагы торак йортта көчле шартлау булган. Шартлау нәтиҗәсендә Калмыкия Мәгариф һәм фән министрлыгының педагог-психологы һәм аның ире каты яраланган. Шартлаткыч җайланманы кулланган ир-ат шунда ук һәлак булган.

«SHOT» хәбәр иткәнчә, бу хәл шимбә кичендә, җирле халыкның язны каршы алу бәйрәме көнендә булган. Шартлау зур Будда храмы каршында урнашкан 7 катлы йортның беренче катында була. Анда Медитация һәм мәгариф хезмәте үзәгенең офисы урнашкан. Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, шартлауны бу үзәккә килгән клиент оештырган. Ул психоневрологик деспансерда исәптә торган. Үзәк хезмәткәре һәм аның арасында конфликт чыккан, нәтиҗәдә ир-ат билгесез шартлаткыч җайланманы эшләтеп җибәргән. Шартлатучы шунда ук һәлак булган.

Фото: © Калмыкия Тикшерү комитетының телеграм каналы

Ике кеше: Калмыкия Мәгариф һәм фән министрлыгының штаттан тыш баш педагог-психологы Намджил Яманова һәм аның ире каты яраланган. 35 яшьлек педагог-психолог ул вакытта үзәктә эштә булган, ә 37 яшьлек ир-ат офиска хатынын алырга дип килгән. Алар икесе дә хастаханәдә реанимациядә.

«Комсомольская правда» әңгәмәдәше сүзләренчә, яраланган хатын-кыз авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итә торган булган.

Минем эшчәнлегем волонтерлык белән бәйле. Балаларга ярдәм итәм. Мин еш кына Намжилны үзәккә чакырдым. Ул – бик яхшы белгеч. Бер караштан ук баланың нинди гаиләдә тәрбияләнүен билгели ала. Намджил тәрбияләнүчеләребезгә психологик ярдәм күрсәтте, балалар өчен мастер-класслар үткәрде, – дигән.

Намджил Яманова социаль челтәрдә үзе турында болай дип язган: «Мин – клиентлар өчен. Мин – авыр вакытта тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер кеше. Мин – иң катлаулы ситуацияләрдә дә уңай якларны һәм чыгу юлларын табарга булышучы кеше». Моннан тыш, аның ашыгыч психологик ярдәм тәҗрибәсе дә булган.

Шул ук төндә Элистада тагын бер шартлау була. Полиция хезмәткәрләре һәлак булган ир-атның фатирында тентү ясаганда, билгесез җайланма шартлаган. Ике хезмәткәр яраланган, берсе авыр хәлдә. Калмыкиянең Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100