Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кальмарлы салат рецепты

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кальмарлы салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кальмарлы салат рецепты

Салат өчен: 2-3 чистартылган кальмар, 200-300 грамм "айсберг" яки башка төр салат, 1 уртача помидор яки 8-10 "черри" помидорлары, чирек суган, 1 йомырка, 2-3 телем батон.

Эш тәртибе: кальмарны саламлап турарга һәм соя соусы салынган үсемлек маенда 2-3 минут кыздырып алырга, салат яфракларын эре итеп, помидорны шакмаклап, ә "черри" булса урталай бүләргә, сугынны юка итеп ярымбоҗралап турарга, йомырканы эре угычтан уарга. Батонны шакмаклап турарга һәм үсемлек маенда кыздырып алырга.

Салатны өстәлгә бирер алдыннан гына 1-2 аш кашыгы майонез белән болгатырга, кыздырылган батон кисәкләрен сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100