Кальмардан җиңел салат рецепты
Әлфия Газизовадан тиз генә ясала торган салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: кальмар, суган, яңа өзелгән кыяр, йомырка, диңгез кәбестәсе, каймак, майонез, тоз.
Кальмарны тозлы суда 2-3 минут пешерергә, суынгач саламлап турарага. Суганны ярымбоҗралап, кыярны саламлап турарга. Йомырканы угычтан уарга. Диңгез кәбестәсе салырга.
Табынга бирер алдыннан майонез һәм каймак, тоз салып болгатырга.