Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калкансыман бизнең дөрес эшләвен градусник ярдәмендә ничек тикшереп була?

news_top_970_100
Калкансыман бизнең дөрес эшләвен градусник ярдәмендә ничек тикшереп була?

Калкансыман бизнең нормаль эшлиме-юкмы икәнен гадәти градусник ярдәмендә тикшереп була, дип яза «Народные советы» төркеме.

Бер искәрмә: температураны иртүк, йокыдан уянуга, торганчы ук тикшерергә кирәк. Бу ысулны 50 ел элек табиб Отто Барнс тәкъдим иткән, дип язалар. Ул калкансыман бизнең температурасы аның сәламәт эшлиме-юкмы икәнлегенең күрсәткече булуын ачыклаган.

Градусникны кичтән әзерләп куярга кирәк. Терекөмеш 35 градус күрсәткеченнән түбәнрәк булырга тиеш.

Уянуга ук градусникны муен чокырына куярга. 10 минут тирәсе торырга һәм тикшерергә кирәк. Нормаль температура 36,5-36,8 арасында икән, бар да тәртип.

36,5 тән азрак булса, гипотиреоз булуы ихтимал. Ягъни, калкансыман биз актив эшләми. Шуңа да сез хроник ару сизәсездер, депрессия, начар хәтердән җәфаланасыздыр. Чәч тә коелуы бар.

Әгәр температура 36,8 градустан югарырак икән, гипертиреоз булуы бар. Ягъни биз артык актив эшли. Организмда ялкынсыну процессы булуы бар. 

Дөрес күрсәткеч булсын өчен, моны 3 көн рәттән эшләргә кирәк. 

Әмма бу – дөрес диагноз дигән сүз түгел, бу – табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп, дип кабул итегез. Берничек тә үзегезне мөстәкыйль дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100