Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калкансыман биздә яман шеш ник килеп чыга?

Симерү — калкансыман биздә яман шеш барлыкка килү куркынычы тудыра торган төп факторларның берсе.

news_top_970_100
Калкансыман биздә яман шеш ник килеп чыга?
https://pixabay.com

Австралия галимнәре калкансыман биздә яман шеш килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнгән. 370 мең кешене тикшергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Белгечләр кешенең масса индексы һәм яман шеш барлыкка килү, аннан үлү куркынычы арасында бәйлелекне тикшергән. Алар Австралиядә симерү проблемасының актуальлеген дә өйрәнгән. Шулай ук кешенең артык авырлыгы һәм киләчәктә калкансыман биздә яман шеш килеп чыгу куркынычы арасында бәйләнеш эзләгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, симерү — калкансыман биздә яман шеш барлыкка килү куркынычы тудыра торган төп факторларның берсе. Артык авырлык ир-атларда биш очракның икесендә, хатын-кызларда ун очракның берсендә яман шешнең әлеге төре барлыкка килү сәбәбе булган. 

Ионлашкан нурланыш, йод җитешмәү, кайсыбер генетик факторлар, гаилә анамнезы да калкансыман биздә яман шеш барлыкка килү куркынычы тудыра, ди белгечләр.

Алар калкансыман биздә яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау шактый катлаулы булуын искәртә. Бу билгеләр арасында бугаз янында кечкенә генә шеш, муенда лимфа төеннәре шешү (әгәр шеш озак бетмәсә, алар тотканда каты булып тоела), тавыш карлыгу, йоту кыенлашу, авырлык белән яки хырылдап сулыш алу, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100