Калифорниядә корабта янгында утыздан артык кеше һәлак булган
Калифорниядә корабта янгында утыздан артык кеше һәлак булган

Лос-Анджелесның яр буе сак хезмәте хәбәр иткәнчә, урынга коткаручылар киткән. Һәлакәткә очраган кораб экипажы әгъзаларының берничәсен коткарганнар, хәзерге вакытта эвакуация бара.
Матбугат чаралары мәгълүматы буенча, корабта 39 кеше булырга мөмкин.
Яр буе сак хезмәте вәкиле Эрон Бемис коткаручыларның кораб эченә керә алмавын әйтә. Аларның эшенә янгын зур комачаулык китерә. "Ул сүнә дә кабат котыра башлый. Мөгаен, бортта ягулык күләме зурдыр. Без әлегә корпусны ватып керә алмыйбыз, исән кешеләр бармы икәнен дә ачыклау мөмкин түгел", - дигән ул.
Кораб чама белән 23 метр озынлыкта, аны дайверлар файдалана. Conception дип аталган бу кораб дайверлар белән экскурсиягә чыгарга тиеш булган. Алар диңгездәге матур урыннарны карарга җыенган.
#CoastInc: @VCFD responded to boat fire off the north side of Santa Cruz Island at approximately 3:28am. @USCG helping support rescue operations for people aboard a dive boat. #ChannelIslands @USCGLosAngeles @CountyVentura @SBCOUNTYFIRE pic.twitter.com/DwoPGfBjtA
— VCFD PIO (@VCFD_PIO) 2 сентября 2019 г.