Калифорниядә бик зур мәйданда коточкыч урман янгыннары дөрли – видео
Калифорниядә бик зур мәйданда коточкыч урман янгыннары дөрли – видео
Американың Калифорния штатында урман янгыннары котыра. Шул сәбәпле электр энергиясен дә сүндергәннәр. 500 мең чамасы кеше утсыз калган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Зур янгынга "Талпан" дип исем биргәннәр. Хәзерге вакытта ул Лос-Анджелес округында ярты мең гектар чамасы мәйданга таралган.
Сан-Франциско шәһәреннән төньяктарак килеп чыккан зур табигать бәла-казасы узган атна уртасында башлана. Алты сәгать эчендә дүрт мең гектардан артык урман яна тотына. Коткаручылар 40 меңләп кешене эвакуацияли.