Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калифорния тарихындагы иң куркыныч урман янгыннары, һәлак булучылар да бар - видео

Штатта 40 мең чамасы кешене эвакуацияләгәннәр, торак йортлар янып юкка чыккан, һәлак булучылар бар.

news_top_970_100
Калифорния тарихындагы иң куркыныч урман янгыннары, һәлак булучылар да бар - видео
NBC телеканалы хәбәр иткәнчә, Калифорния төньягында котырган урман янгыннары мәйданы 1148,4 квадрат километрдан артып киткән. Штат тарихында мондый күләмдәге янгын әлегә булмаган.

Бер атна дәвамында котырган янгын 75 торак йортны юк иткән. Шул кадәр санда башка корылмалар да янып юкка чыккан. Әле тагын 11 мең чамасы бинага янгын куркыныч яный, дип хәбәр итә Вести каналы.



Калифорния тарихындагы иң зур урман янгыннары автомобиль тәгәрмәче аркасында килеп чыккан дип исәплиләр. Тәгәрмәчнең тыны чыгып, металл өлеше асфальтка ышкылган һәм очкын барлыкка килгән. Шуннан соң килеп чыккан янгын куркынычы аркасында 40 меңгә  якын кешене эвакуацияләгәннәр. Барлыгы 8 кеше һәлак булган, дип ТАСС хәбәр итте.

Евроньюс каналы янгынннан килгән зыян 150 миллион доллар чамасы дип сөйләде. Канал мәгълүматы буенча, урман янгыннары төрле зурлыктагы мәйданнарда ун участокта котыра.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100