Җырчы Зәринә Хәсәншина Казанда чыгыш ясаганнан соң авылга кайткан. Өйдә зур кунакларны каршы алырга әзерләнәләр. Алар бергәләп пилмән дә ясый, шул арада җыр да өйрәнәләр, берочтан әнисе кызының «Көрәш сарае»нда чыгыш ясаганда кигән ак күлмәген дә ошатмавын әйтә.
«Җәй буе типсәләгән күлмәген киде дә чыкты. Запаска әйбәтрәк күлмәк алып барырга иде. Ильвина кигәч, сиңа да икенчене кияргә иде», – дип шелтәли җырчы кызын әнисе.
«Сценарист-режиссер шулай дигәч нишлим соң? Ул ак күлмәкне үземнең дә киясе килмәгән иде. Калганнар матур иде шул», – дип җавап бирә Зәринә.