Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калебебез сәламәтлеге өчен нинди дога укырга?

news_top_970_100
Калебебез сәламәтлеге өчен нинди дога укырга?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында бөтен тәннең сәламәтлеге һәм йөрәк арасында бәйлелек турында аңлата.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Белеп торыгыз, дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәламәт булса – бөтен тән сәламәт була, ул авырса – бөтен тән авырый. Ул ит кисәге – йөрәк», – дигән (имам Әл-Бохари).

Расүлуллаһ калебебез сәламәтлеге өчен әлеге доганы укырга кушкан:

يَا مُقَلِّبَ القُلُوبِ ثَبِّتْ قَلْبِي عَلَى دِينِكَ

Укылышы:

«Йәә мүккаллибәл-кулүүби с‌әббит кальбии галәә дииникә».* с‌әббит сүзендә «с» хәрефе сакау итеп укыла.

Мәгънәсе: «Йә, калебләрнең халәтен үзгәртүче Аллаһым! Калебемне динең белән нык кыл».

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле көннәр, эш атналары телим!» – дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100