news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Сәгыйтова «калебчеләр»гә: «Җиңел юл түгел, көнләшүчеләр дә, аяк чалучылар да булыр»

Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе яшь «калебче»ләрне күзәтеп кайтты.

news_top
Гүзәл Сәгыйтова «калебчеләр»гә: «Җиңел юл түгел, көнләшүчеләр дә, аяк чалучылар да булыр»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу кичәдә заманча татар мәдәниятенең юнәлешен билгеләүче яшь җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, биючеләр һәм рәссамнар катнашты.

Концерт башланганчы, сәләтле яшьләр белән аралашып алу өчен сәхнә артына уздым. Анда күптән таныш йөзләр дә, гомеремдә беренче күргән кешеләр дә шактый иде.

Катнашучылар күп булгангамы, яки универсаль залның гримеркалары чыннан да кечкенә булгангамы, миңа анда бик кысан тоелды. Кеше күп, һәркем чыгышына әзерләнә, «Кемнедер таба алсагыз, сөйләшегез», – дип, көлемсерәп тә куйдылар әле миннән.

Барысы белән аралашып өлгереп булмады, әмма кайберләрен «тоттым».

Рөстәм Хөсәеновны күргәнегез, ишеткәнегез бардыр. Бу яшь, талантлы егетне үзем дә чараларда еш очратам – Республикакүләм ифтарда азан әйтте, концертларда йолдызлар белән чыгыш ясады, хоккейда Татарстан гимнын җырлады. Талант. Үзенә нибары 15 яшь икән.

«Калеб» – яшь буынга зур сәхнәләрдә, мәйданчыкларда җырларга, чыгыш ясарга мөмкинлек бирә торган зур әйбәт проект. Бу проект минем өчен зур мәктәп һәм мин монда бишенче тапкыр катнашам, Әлхәмдүлилләһ. Әле шуңа өстәп, күренекле шәхесләребезгә багышланган концертларда да еш катнашырга туры килде. Бу проектның оештыручыларына зур рәхмәт. Биредә булуымы шатмын, – дип сөйләде ул.

Рөстәм бик чибәр Зәлинә Шакирова белән дуэт җырлады. Алар «Шаян ТВ» оештыра торган «Сәйлән» конкурсында танышып, бергә җырлый башлаганнар икән.

«Калеб» ул – җан, күңел. Ул шагыйрьләрне, җырчыларны, рәссамнарны, композиторларны иҗатка өнди. Без бүген Рөстәм белән «Синең өчен» җырын башкарачакбыз. Дулкынланам, бу хис гел бар инде, – диде ягымлы Зәлинә.

«Дулкынлануны ничек җиңәсең?» дигән сорауга, ул: «Сулап», – дип җавап бирде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Берничә талантлы шагыйрә белән дә сөйләшеп алдым.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучы яшь, чибәр Айгөл Хәбибрахманова «Калеб. Яңа сулыш» проектында беренче тапкыр катнаша икән.

Дулкынлану хисе юк, күбрәк ниндидер аңлашылмый торган борчулы. Бер үк вакытта шатлык та, сөйли алырмынмы-юкмы икән, кеше кабул итәрме-юкмы икән, дигән уйлар да бар. «Калеб» турында мин якынча күптән түгел университетыбызда эшләп килүче «Әллүки» яшь иҗатчылар түгәрәге аша белдем. Мине «Калеб» җыелышына җибәрделәр, анда күреп алып, әлеге чарага чыгыш ясарга чакырдылар, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дания Нәгыйм «Калеб»не элек-электән үк күзәтеп килүен әйтте. Әлеге проектның һәр чарасы кызыклы килеп чыгуын да ассызыклады.

Яшерен хыялым бар иде – «Калеб»нең берәр концертында чыгыш ясау. Аллаһы Тәгаләнең «әмин» дигән сәгатенә туры килеп куйгандыр, кураторыбыз Лилия Гәрәева бирегә килергә тәкъдим ясады. Мин монда катнашуыма бик шатмын, чөнки без, яшьләр, монда танышабыз, аралашабыз, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ә Рузалия Шакирова «Калеб» турында аның режиссеры Лилия Әхмәтовадан ишетеп белгән.

«Калеб» – минем өчен үз иҗатымны күрсәтергә, яңа танышулар, дуслар табуга бер мөмкинлек, – дип бүлеште яшь шагыйрә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гримеркада бер биюче кызны да «эләктереп» өлгердем. Бу – Альбина Ногманова.

«Калеб» минем өчен ул – эзләнү урыны һәм яңалыкларга ачык мәйданчык. «Калеб» мине тасвирлый, үзем дә шундый эзләнүчән мин. Үзем актриса, әмма монда мин биюче буларак катнашам. Дустым Айдар Әбдрәхимов белән импровизацияле биш минутлык перфоманс күрсәтәчәкбез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Миңа концертның сценарие ошады. Яшьләр чыгып басып, микрофон тотып кына сөйләмәделәр, ә һәр чыгышларын матур итеп тәкъдим иттеләр. Ә рәссамнарның иҗат җимешләрен фойеда күрергә була иде.

«Калеб» проекты талантлы яшьләрне сайлый белә. Бу юлы да сәхнәдә искиткеч моңлы тавышлы җырчылар, җор телле каләм ияләре җыелган иде. «Калебче»ләрнең һәрберсенә лаеклы исем бирерлек.

Концертка килгән тамашачылар арасында Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бар иде. Концерт тәмамлангач, ул катнашучыларга мөрәҗәгать итте

Бүгенге кичә күбрәк иҗатка багышланган иде, ләкин безнең төп максат – яңа агым булып килүче яшьләребезне күрсәтү, чөнки алар бар, алар иҗат итә. Һәр авазда, һәр нотада, һәр сулышта. Алар безгә, без аларга кирәк. Иҗат ул – әманәт, аны үстерергә, тырышырга, тагын да баетырга, үз өстегездә эшләргә кирәк. Әлбәттә, бу юл – җиңел юл түгел. Көнләшүчеләр дә, аяк чалучылар да булыр. Тик төп аяк чалучы – сез үзегез, моны беләсез. Талантыгызны тамашачыга җиткерергә онытмагыз. Бик зур уңышлар сезгә. Сез бергә булганда көчлерәк. Без сезне инде яратабыз! – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Вокалистлардан Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Әйметдинов, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин, Аделина Закирова, Руслан Габбасов, Илзирә Сираҗиева, Айгиз Хәйдәршин, Гүзәл Габбасова, Рөстәм Хөсәенов, Зәлинә Шакирова, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев чыгыш ясады.

Шагыйрьләрдән Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Валиев, Рузалия Шакирова, Зөләйха Камалова катнашты.

Композиторлар: Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рената Корнилова, Фәрхәд Бәхтияри.

Биючеләр: Камилә Галиева һәм Альбина Ногманова.

Музыкаль бизәлеш: Карим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал.

Режиссер – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова. Сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев. Проект кураторы – Лилия Гәрәева.

  • Проект «Калеб» яшьләр берләшмәсе тарафыннан Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар