Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәләшен тәрәзәдән ыргыткан». Егет сөйгән кызын һәм аның анасын вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«Кәләшен тәрәзәдән ыргыткан». Егет сөйгән кызын һәм аның анасын вәхшиләрчә үтергән
Фото: https://samara.sledcom.ru

Самарада сөйгән кызын һәм аның анасын үтергән егеткә карата җинаять эше ачканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Егет, хатын-кызларны үтергәннән соң, үз-үзенә кул салган.

«Самара шәһәренең Октябрь районы тикшерү бүлеге «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачты», – дигән Россия Тикшерү комитеты Самара өлкәсе Тикшерү идарәсенең матбугат чаралары белән элемтә буенча җитәкченең өлкән ярдәмчесе Шкаева Елена Николаевна.

Аның сүзләренчә, 29 декабрьдә иртә белән Яңа бакча урамында йорт янында 29 яшьлек ир-ат, 30 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Йорт подъездында тагын бер хатын-кыз мәете ята, аларда көч кулланып үтерү билгеләре була.

Егет кәләшен тәрәзәдән ыргыткан, кызның анасын чәнчеп үтергән, аннары үз-үзенә кул салган.

«РЕН ТВ» белешмәсе буенча, алар барысы да бер фатирда яши. Фаҗига вакытында егет үз аңында булмый, сөйгән кызының анасын подъездда чәнчеп үтерә, аннары кызны тәрәзәдән ыргыта. Егетнең үзенең мәетен дә өй янында табалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100