Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләшен ике тапкыр урлаган егетне кызның туганнары атып үтергән

news_top_970_100
Кәләшен ике тапкыр урлаган егетне кызның туганнары атып үтергән
https://pixabay.com/

Ингушетиядә 19 майда 29 яшьлек ир-атны атып үтерәләр. Моңа кадәр ул сөйгән кызын ике тапкыр урлап карый. Кызның абыйсы моны кичерә алмый һәм кияү булырга теләгән егетне атып үтерә. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.
 
Мәрхүм кияү - Ибраһим Д. сөйгән кызы Динара Б.ны озак вакыт яратып, озатып йөри, өйләнергә хыяллана. Егет туйны барлык йолаларын туры китереп уздырырга тели. Ләкин туганнары Динараны Ибраһимга бирергә теләми.

Ата-анасы каршы булуга карамастан, Ибраһим кәләшне урлый, аннары үзенең гаиләсендәге өлкәннәрне Динараның туганнары янына җибәрә. Тик Динараның гаиләсе бик ачулана, кызны кайтаруны таләп итә. Ибраһимга Динарага якын килмәскә кушалар.
 
Ләкин Ибраһим сөйгән кызын кабат урлый. Кияү кәләшнең туганнары белән татулана алмый, шулай итеп фаҗига килеп чыга.  

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 19 майда кич белән соң гына Ибраһим йорты янына "Лада" машинасы килә. Бу вакытта Ибраһим "ВАЗ-2114" машинасында утырып тора. "Лада"дагы кешеләр Ибраһимга автоматик коралдан алты тапкыр ата. Аннары үтерүчеләр качып китә.

Тиз арада җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлыйлар. Ул - Динараның абыйсы Дауд Б. булып чыга.  Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100