Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләшем теге дөньядан коткарып калды

news_top_970_100

Мин 20 ел ерак юлларда йөк ташучы (дальнобойщик) булып эшлим. Озын һәм ерак юлларда йөрү – минем бар тормышым. Кайда гына булмадым, нәрсә генә күрмәдем. Әмма ярты ел элек булган бәхетсезлек миңа әле дә тынгы бирми.

Урамда – кыш, Себер суыклары, һәрвакыттагыча, безнең өстә – йөкне вакытында тапшыру. Трасса буш диярлек, кабинада тыныч кына музыка уйный. Менә шундый минутларда үткәннәрне искә төшерергә яратам.

Бу юлы да яшь чакларны уйладым. 20 яшьтә бер кыз белән очраша идем. Матур иде ул: озын чәчле, яшел күзле, нәфис гәүдәле. Бер-беребезгә бик гашыйк идек. Әмма минем өстә зур бурыч тора иде – ул армиядә хезмәт итеп кайту. Егет кешенең иң курыккан әйбере – сөйгән ярың сине көтәчәкме? Башка берәү белән сиңа хыянәт итмәсме? Шул хурлыкка калмаммы? Борчулы уйлар күңелемне кытыклады.

Алсуга, хезмәт итеп кайткач, өйләнергә сүз бирдем. Алсу күзләрен шарландыра да миңа карап тора. Мине юатырга теләп:

Борчылма, 1 ел тиз узып китәчәк ул, – ди.

Бу сүзләрне мин әйтергә тиеш сиңа, Алсу.

Ә менә җитешмәдең инде.

Син мине тугры булып көтсәң, безнең киләчәгебез матур, әйбәт булачак, – дидем.

Көтәм инде. Син генә үзеңне сакла.

Бу нык карар белән, мин хезмәт итәргә киттем. Тик, кызганыч, кешеләрнең синең бәхетеңә «бете котыра». Үч иткәндәй, Алсуны үзенә каратырга теләгән бәндәсе дә табылган.

Мин китү белән, Алсу артыннан йөри башлаган, һәр автобус тукталышында аны көтеп торып, укыганнан соң өенә озаткан. Кыскасы, койрык кебек артыннан йөргән. Үзе тагын минем турында тузга язмаган хәлләр уйлап чыгарып, мине начар яктан сөйләгән. Дөрес булса, саруым кайнамас иде. Ялган бит ул. Янәсе, мин күп кызлар белән берьюлы йөргәнмен, егетләр белән сугышып, эчү белән мавыкканмын. Алсу моңа ышанмаса ярый дип, ут йотып тордым.

Алсу исә мин уйлаганнан да акыллырак булып чыкты. Ул миннән башка беркемгә дә ышанмады, мине көтте. Хатлар яза иде. Мин аның һәрбер сүзен исемдә тотам.

Бер көне миңа әнидән хат килде. Ул анда куркыныч хәбәр язган иде. Шул бәндә (миннән 5 яшькә олырак, исемен искә алырга ул лаек түгел) авылда солдат озату кичәсендә бик күп эчкән. «Башын югалткач», Алсуның өенә таба атлаган. Алсуны урамга чакырып, җирдә аунап, күз яшенә буылып, тезләнә-тезләнә, аның белән булуын сораган. Алсу үз сүзендә торган. Шунда бу пычак чыгарып, кәләшемнең аркасына кадаган. «Мондый хурлыкны син үлсәң генә оныта алачаксың», – дигән.

Җинаятьче судта Алсуның үләр алдыннан гел минем исемне кабатлавын әйткән.

Ул каһәр суккан адәм актыгын төрмәгә утырттылар, ә мин һаман да өйләнә алмадым. Армиядән кайткан көннән бирле ел саен Алсуның каберенә барам. Күз яшемне түгәм. Безгә бәхетле булырга язмаган шул, дип өзгәләнәм.

Үткәннәрне искә төшереп барганда, көчле кар явуын һәм буранның ничек башлануын сизми дә калганмын.

Юлны күрү сәләте кимеде. Өстәвенә, машинаны читкә каера башлады.

Аннары әйтерсең лә машина белән башка кемдер идарә итә сыман тоелды. Ничек кенә булмасын, миндә шундый шомлы хис туды. Минем артта тагын бер кеше бар кебек иде.

Артыма борылып карасам, еракта ап-актан Алсу басып тора. Ул чакта миңа ул туй күлмәгеннән кебек тоелды.

Мин машинаны туктаттым һәм бүтән бернәрсә дә хәтерләмим. Дөм караңгылык. Аңыма килгәч, буран туктаганны күрдем, миннән берничә метр ераклыкта трассада әйләнеп капланган биш автомобиль, милиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машинасы... куркыныч. Шул мизгелдә мине үлемнән Алсу коткарып калганын аңладым. Башкача ничек исән калганымны мин аңлата да алмыйм.

Менә шулай, күп еллар узгач, мине Алсуым коткарды. Ә чын мәхәббәт әкиятләрдә генә була, диләр. Шуңа гына үкенәм: ул миңа китәр алдыннан үземне саклавымны сорады, ә мин аңа ул сүзләрне әйтергә онытканмын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100