Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләшем элек камера каршында чишенә торган вебкам-модель булып эшләгән...

news_top_970_100

Без Лиана белән 2 ел очрашып йөрдек. Интернетта танышулар өчен бер сервиста табыштык. Күрештек. Бер-беребезне шундук ошаттык. Инде 4 ай очрашып йөргәннән соң ук бергә яши башладык.

Лиана бар яктан да шәп кыз иде. Ул төс-биткә искиткеч чибәр. Озын сары чәчле, күпереп тора торган алсу иренле, ә күзләре... Зәңгәрсу! Барби курчагы диярсең. Күз явын алырлык матур кыз. Интернетта фотоларын күрү белән гашыйк булдым мин аңа. Фигурасы да шәп. Карар җире дә, тотар җире дә бар, дигәндәй.

Йөри башлагач тагы да ныграк яраттырды үзен – чибәр генә түгел, уңган да булып чыкты Лиана. Тәмле пешерә, фатирны чиста тота белә, үзен карый, гел пөхтә, матур киенә. Мондый кыз турында хыялланырга гына була иде. Дус егетләргә гел, горурланып Лиана, турында сөйли идем. Имеш, миңа шуның кадәр уңыш елмайды, шундый кызны эләктердем.

Үземне дә кызлар гел яратты яратуын. Мин – инде 19 яшемдә үк беренче машинамны сатып алган егет! Әти-әни алып биргән машина да түгел, үзем алдым. Әтинең бизнесы бар. Абый белән без дә шунда уралып йөрибез, безнең дә кесәгә тама. Аннан соң 2 машина алыштырдым инде. Үстем. Ир-егет буларак җитлектем. Егылып китәрлек чибәр булмасам да, кызлар минем тирәдә гел чуалды. Акча «исен» яраталар инде кызлар. Лиана белән йөри башлагач, миңа аларның берсе дә кызык булмады. Шулкадәр гашыйк булдым.

Безнең мөнәсәбәтләр тиз үсеш алды. Мин аңа өйләнергә ашыктым. Мондый кызны озак көттереп йөрергә ярамый. Эләктереп калырга кирәк. Мондыйлар фильмнарда гына була, дип уйлый идем. Тормышта да була икән. Ул түшәктә бик шәп иде. Моңарчы минем белән якын булган кызлар оялчанрак иде, күпне белми иде, ничектер искитәрлек әйбер булганын хәтерләмим. Лиана исә бөтенләй икенче. Ул кыенсынмый, күпне белә, ул миңа хәтта моңарчы күрмәгән нәрсәләрне күрсәтте. Миңа аның белән искиткеч рәхәт иде.

Мин Лиананың үткәне, элеккеге мөнәсәбәтләре, егетләре турында уйламаска тырыштым. Бу хакта артык сорашмадым да. Бу нормаль күренеш – без икебез дә инде шактый җиткән кыз белән егет. Үсмер кыз белән малай түгел. Аның да, минем дә элек мөнәсәбәтләр, ниндидер тәҗрибә булган. Бу хакта артыгын сөйләшеп утырудан мәгънә юк, минемчә.

Түшәктә шундый сәләтле кызның, өстәвенә, йорт эшләренә дә кулы ята: ашарга пешерә, җыештыра, керләр үтүкли белә. Моннан тыш, әдәпле, тәрбияле, олыны – олы, кечене кече итә белә торган, акыллы да үзе. Башта мин Лиананы дәү әни белән таныштырдым. Ул аның чибәрлегенә таң калды. Тәрбияле кыз, яхшы сөйләшә, чибәрлеккә дә бик чибәр, миңа кыз бик ошады, улым, диде. Сөендем. Әти һәм әни белән дә таныштырырга булдым. Әти-әни – аерылышкан кешеләр минем, бергә тормыйлар. Шуңа икесе белән дә аерым-аерым таныштырдым. Лиана үзен минем гаилә янында бик матур тота белде. Ошаттылар кебек.

Лиана – Казан кызы түгел, ул бирегә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, алга таба укырга дип, Татарстанның бер районыннан килгән. Икенче курста укуын ташлап, эшкә кергән. Төрле эшләрдә эшләп караган. Бүгенге көндә ул телефон аша гына блог алып барып яхшы акча эшли. Бик тырыш, максатына ирешә торган кыз. Лиананың гаиләсе шәһәрдә булмау сәбәпле, без әлегә күрешеп таныша алмадык. Әмма ул әти-әнисенә минем турыда бик күп сөйли, алар минем хакта ишетеп белә.

Лианага мәхәббәтем көннән-көн ныгыды. Өйләнергә карар кылдым. Учыма кыйммәтле йөзек салып, Лиана каршында тезләндем. Ул шатлыктан елады. Без бик бәхетле мизгелләр кичердек. Мин – аның кияве, ә ул – минем кәләш иде хәзер. Акрын гына туй мәсьәләләрен уйлаша башладык, интернеттан төрле идеяләр караштырдык. Лиананың әти-әнисе янына – туган ягына кайту планнары төзедек.

Мин аны дусларым белән дә таныштырырга булдым. Тиздән туй, дус егетләрне кәләш белән таныштырырга кирәк. Без берничә егет, кызларны алып, кичен, ял итәргә дип, бер матур урынга барып утырдык. Кальян тарттык, коктейльләр эчтек, күңел ачтык. Бик яхшы ял иттек. Лиананы барысы да ошатты. Ул тиз арада бөтенесе белән уртак тел тапты. Кызлар-егетләр шул ук кичне аның Инстаграмына язылды. Танышу бик әйбәт узды, кыскасы.

Киләсе көнне миңа дус егетләрнең берсе шалтыратты. «Карале, Лиана турында бер әйбер әйтергә кирәк бугай миңа сиңа, тыңларсыңмы?» – диде. Мин аптырап калдым. «Кичә «ялгышамдыр» дигән идем, бүген Инстаграмын карагач аңладым: бу – ул», – дип дәвам итте сүзен дустым. «Нәрсә турында сөйләгәнеңне аңламыйм...» – дидем. «Син миңа үпкәләмә, әмма мин мондый әйберне яшерергә тиеш түгелдер», – дип сөйли башлады ул.

Алга таба дустым сөйләгәннәр башта мине көлдерде. Бу – миңа ниндидер шаярту булып тоелды. Әмма, ни кызганыч, бу уен сүз түгел иде ахры... Дустым миңа Лиананы элек күргәне булуы, кыз элегрәк вебкам-модель буларак видеотрансляцияләр төшерүе турында сөйләде. Мин ышанмагач, видеолар җибәрде. Мин анда Лиананы танымадым, дип әйтергә бик теләр идем. Әмма бу – ул иде. Лиана. Әллә ни күптән дә булмагандыр, мөгаен. Лиана анда хәзерге кыяфәтендә кебек.

Мондый видеолар төшерүче кызларның ниләр эшләгәне билгеле. Лиана бу видеоларда ярымшәрә, ә кайберләрендә бөтенләй шәрә кыяфәттә. Анда аңа ниндидер билгесез кешеләр акча җибәрә һәм нәрсәдер эшләргә куша. Оятсыз әйберләр инде, билгеле. Лиана шуларны эшли. Һәм бик канәгать күренә. Лиана анда бөтен җирен күрсәтә, әллә нәрсәләр эшли. Боларны күргәч, оятымнан нишләргә белмәдем. Хәер, бу видеоларны минем дустым гына түгел, бөтен дөнья күрә ала... Ул аларны бөтен дөньяга күрсәтер өчен төшергән дә бит инде. Мин нишләргә белмәдем. Өстемә бер кисмәк пычрак су койгандай булды. Лиананың мине шулай алдый алуы башыма сыймады...

Без сөйләштек. Ул бу мәгълүматның хак булуын таныды. Миңа акча эшләргә кирәк иде, диде. Әйе, мин хаталандым, ул вакытта киләчәгем турында уйламадым. Акчага эшләдем. Аннары башыма акыл керде, ташладым, диде. Гафу үтенде. Безнең мәхәббәтебез, булачак гаиләбез хакына кичер, диде. Әмма кичерә торган әйберме соң? Кеше үтергән булсаң, гафу итү җиңелрәк булыр иде, дидем.

Шундый кызга ир булып яши аламмы? Оныта аламмы мин моны берәр кайчан? Юк! Мин аңа кагылырга, күзенә карарга, янәшәсендә басып торырга да җирәнәм. Үзен саткан пычрак хатын-кыз була бит бу... Үзен хөрмәт иткән бер генә ир-егет тә мондый кыз белән тормышын бәйләмәс, дип уйлыйм. Кемдер кабул итә аладыр, кичерәдер, үткәндә ясалган хата өчен гаеп сакламыйдыр. Бәлки. Андый тарихлар да бардыр. Кем белә. Әмма мин булдыра алмамдыр. Юк. Булдыра алмам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100