Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каланхоэ гөле ник чәчәк атмый?

Караңгырак урында торгач, каланхоэ чәчәк ата башлый.

news_top_970_100
Каланхоэ гөле ник чәчәк атмый?
https://pixabay.com

Каланхоэ гөле чәчәк атмый, яңа яфраклар чыгармый башласа, гөлгә ярдәм кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Фитофтора череге, соры черек булса, гөл чәчәк атудан туктый. Шулай ук анда корткычлар да үрчеп ятарга мөмкин. Шуларны тикшереп алыгыз.

Әгәр бар да яхшы булса, тик гөл барыбер чәчәк атмаса, ашламалар артып киткән булуы ихтимал.

Каланхэо гөле тәүлегенә 12 сәгатьтән артык якты урында торырга тиеш түгел, шуннан артык булса да гөл чәчәк атудан туктый.

Яфраклары коелса, гөл хәлсезләнгән дигән сүз. Гадәттә, җылыту батареялары янында торса, һава бик корыланса, каланхоэ авырый башлый. Аны салкынчарак бүлмәгә күчереп кую хәерле.

Каланхоэ якты урын ярата, ләкин кояш нурлары туры төшмәсен.

Чәчәк бөреләре барлыкка килә, тик коелып төшә барса, аны күчереп утырту яки ашлама өстәү кирәк. Карт ботакларын вакытында кисеп атарга онытмагыз.

Табигатьтә үскәндә, көннәр кыскарып, яктылык кими төшкәч, каланхоэ яхшырак чәчәк ата башлый. Шуңа күрә өйдә дә алты атна чамасы караңгырак урында тотарга була.

Октябрьдән мартка кадәр көннәр кыска булганда, чәчәкләр күп була. Башка вакытта исә каланхоэне 14 сәгатькә караңгы урынга алып куйгалап торалар. Су сибүне киметәләр.

Төнлә - 7, көндез 16 градус булганда, каланхоэ өчен оптималь шартлар туа һәм ул 5-7 атнадан яхшылап чәчәк ата башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100