Урам буйлап күңел ачып, җырлашып йөргән яшьләрнең тавышы аңа бик яхшы ишетелде. Эссе җәйге кичләрдә тәрәзәсен ачып йоклый Хәтирә әби. Намазларын укыгач, тәрәз янына утырып тәсбихын тарта: «СөбханАллаһ, СөбханАллаһ» - дип калтыранган иреннәре белән кабатлый. Тәмам кылгач, пәрдә аша гына урамга күз төшерә – әһә, теге гөр килгән яшьләр арасында аның Рамазан оныгының да тавышы ишетелә. «Улымны озата килгәннәр икән», - дип сөенеп, тыныч күңеле белән йокларга ятарга әзерләнә.
Хәтирә карчык кырыгынчы төшен күргәндә дә Рамазан әле өйгә кермәгән була. Авылга берсеннән-берсе матур шәһәр кызлары кайтсын да, син йоклап ят, имеш! Аларның бик кәттә җегетләр булып кыланасы, кызларны үзләренә әсир итәсе бар. Рамазан югалып кала торганнардан түгел ул, кирәк вакытта баллы телләнә дә белә, ә кайчак та усалланырга да күп сорамый. Бүген дә бер чибәрне Югары очка таба озата менде. Үзе бертуктаусыз сөйли, ә күңеле белән борчыла. Кыз татарча бик аңлап бетерми шул, кайбер җөмләләрне кабатлавын сорый. Шуңа күрә хисләнеп-илһамланып сөйләгән сүзләре һавада эленеп кала. Рамазан, кесәсенә тыккан кулының тирли башлаганын сизә. Әмма кызга сиздерми, татарча җөмләләрен тәрҗемә итә:
– Ну как тебе сказать... Короче... – дигәннән ерак китә алмый, «әй, санә!» - дип татарчалап җибәрә.
Татар гаиләсеннән булса да, шәһәрдә үз телен оныткан Зөлфия Рамазанга елмаюлы карашын ташлый: «Понятно», ди. Алар шулай бик эчтәлекле итеп аралашып Зөлфия кайткан йортка да килеп җитәләр. Кыз бит үҗәтләнеп һәм кыюланып сорап куя:
– Рамазан, мин ике көннән китәм инде. Тик син мине онытып бетермә инде, ярыймы? Казанга килгәч тә хәбәр бит. Син шундый прикольный! – ди.
Бу сүзләрне ишеткәч, егетнең күңеле йомшарып китә. Рамазан быел тугызынчы сыйныфны бетерә. Үзенең дә тизрәк шәһәргә китәсе килә дә бит... Әмма әбисен әлегә беръялгызы калдыру дөрес булмас дип уйлый. Менә икенче ел инде алар икесе генә иңне-иңгә куеп тормыш йөген тартып баралар. Фаҗигале һәлак булган әти-әниләрен уйламаган көне юк Рамазанның. Кайчак барысына да төкереп биреп әллә ниләр кычкырасы килсә дә, әбисенә карата йомшак булырга тырыша ул. Һәр иртән чәйләр куеп уятуны, ашарына әзерләүне, киемнәрен юу эшен дә бердәнбер әбисе башкара бит аның. Ә бу яхшылыкны Рамазан күрергә өйрәнде кебек. Кайчак яшьтәшләренең төртмәле сүзләре генә җанын бимазалый. «Нигә алар шундый бәхетле дә, мин әби белән генә үсүче соң ул?» - дип кичләрен качып, түшәмгә карап уйланып та ята. Юк, Хәтирә әбисен барыбер ярата Рамазан, әмма егетлеге белән аны күрсәтеп җиткерә алмый...
...Шәһәр кызын озатып кайткач, Рамазанның йокысы тагын да татлы һәм бик матур төшләргә бай булды. Үзе күзалдына Зөлфия белән шәһәр урамнарын әйләнгәнен, аңа туңдырма ашатканын, кинога йөргәннәрен китерә. Шуларны уйлагач, бу татлы хыял менә-менә якын да гына кебек тоела башлый. Ул да булмый, бүлмә ишеген әкрен генә ачып әбисе эндәште:
– Улым, син әле генә кайттыңмыни? Мин сине инде күптән кайтып яткансың дип торам бит. Әле ярый торып ишекне бикләмәгәнмен...
– Кластташлар белән күрештек, әби. Все нормально, ят яме?
– Аллаһка шөкер, - дип Хәтирә әби үз бүлмәсенә кереп китте.
Бу сүзне ул көнгә бик күп тапкыр кабатлый һәм һәр әйткән саен ул көчлерәк ишетелә сыман. Бер карасаң, әллә ни катлаулы сүзләр дә түгел бит инде. Әмма Хәтирә әбисе аны йөрәге аша уздырып кабатлый. Аны авылда абыстай Хәтирә әби дип йөртәләр. Бер генә аш мәҗлесләре дә аннан башка уздырылмый. Авылның бала-чагалары Хатирә әби янында туктап аерым исәнләшә, ә өлкәннәр хәер бирәләр... Бу күренешне тәрәзә аша гына күреп үскән Рамазан яшьтәшләре янында бик каты читенсенеп (түбәнсенеп!) куя. Янәсе, ул алар арасында иң ярлы, иң бәхетсез егет. Хәер, моңа ышандыручы иптәшләре дә юк түгел. Кичләрен бу «бәхетсезлеге»нә төрттереп, авырттырып әйтүчеләр дә булгалый.
Теге кичтә Зөлфияне озатып кайтканнан соң да яшьтәшләре арасында сүз таралды: «Рамазан шәһәр кызын озатып кайткан!» Бу шаккатмалы һәм «аяктан ега торган» хәбәр турында сүзләр егетнең үзенә дә тиз ишетелде. Икенче көнне шашлык ашарга су буена төшкәч, ачы телле дусты бер-ике рюмка җибәргәч, әйтеп куйды:
– Ну что, прикольный егет, үптердеме соң шәһәр красоткасы?
Рамазан бу сораудан уйланып куйды. Чыннан да, Зөлфияне кочакламады да, үпмәде дә бит ул. Кулына килеп кергән асыл кошны шулай җиңел генә җибәрде бит, эх! Ә нинди назлы, дәртлегә охшаган иде кызчык. Иртәгә шәһәргә дә китеп барачак инде... Шулай дип уйлавы гына булды, теге «ачы тел» мыскыллавын дәвам итте:
– Иртәгә шәһәргә үзең озатасыңмы, мин алып барыйммы? Хотя монда аңлашыла инде – машина миндә генә, - дип шаркылдан көлеп куйды. Рамазанның бу егетне бар көченә тотып төясе, ипи шүрлегенә менеп төшәсе килде. Кыюсыз шул! Ичмаса, шунда да телен тыеп калды.
Бик якында гына Зөлфияне иптәш кызы белән төшеп барганын абайлады. Зөлфия, егетләр белән исәнләште дә, Рамазан янына килеп басты:
– Привет, Рома! – диде шәһәрчә иттереп.
Рамазанның күңеле кытыкланды. Аһ, бу кыздан килгән җылылык, үзенә тартса да тарма, малай – тәннәр әллә нишли башлый. Мөмкин булса, хәзер үк шашып яратыр иде сылуны. Хәер, шашып яратуны яшь җилкенчәк белеп тә, аңлап та бетерми шул әле. Инде иптәшләре күптән куеннарына кызлар сыендырырга өлгерделәр. Берсеннән-берсе уздырып, мактана-мактана сөйләгәннәр иде. теге «ачы тел» аеруча матур итеп сөйләгән иде татлы төне турында. Рамазан хәзер кызлар белән йоклауны бары тик шулай итеп кенә күзаллый иде.
Ничек дигән иде әле ул егет? «Берсендә шәһәрдәге туган абый белән төнге клубка бардык. Андагы кызлар... Менә моннан кыска итәк кигәннәр – әзрәк иелсәләр, матурлык дөньясы күренә кебек; күлмәк ярыгыннан йомры күкрәкләре чыгып тора – кысып-кысып тотасы килә шуларны; ә нечкә билләре, озын аяклары ымсындырып, тизрәк үзебезнеке итүне сорый... Мине иң гаҗәпләндергәне һәм сөендердергәне бер генә нәрсә булды – алар белән баллы телләнеп танышып та торасы юк икән, егетләр! Бер күз кысуга иртән кочакта уяна торганнары бу. Бер чибәрен абый янында бөтерелгәнен күргәч, «бу кыз танышыңмы әллә?» дип сораган идем. Ә ул: «Беренче күрүем, энем. Шәһәрдә кызларның төрлесе бар – үзеңә кирәген эләктер дә, аннары бер җиргә барып киләбез», - дип җилкәмә тиеп алды. Бу сүз мине ничектер җилкендереп җибәрде – егетлегем уянды. Муеныма сарылган бер кызның биленнән тоттым да, абый әйткән «теге җиргә чакырдым». Абый да үзенең күңеленә ошаганын алып, дүртәүләп аның фатирына кузгалдык. Бер бүлмәдә алар төн кунса, икенчесендә мин беренче тәҗрибәмне үткәрдем. Шәһәр кызы дигәнем, мин уйлаганнан да татлырак һәм дәртлерәк булып чыкты. Мин беренче тапкыр кыз кеше белән төн үткәргәнемне сиздермәскә тырышсам да, барыбер чамалагандыр инде ул. Әмма мин ул төндә, егетләр, үземне шундый бәхетле хис иттем...» – дип сөйләгән иде. Ул сөйләгәндә егетләрнең авызларына сулар килде хәтта. Ни киенеп, ни чишенеп бетмәгән кызын күз алдына китердек тә, бер төшебез үзен сиздереп куйды. Бар бит ул рәхәтлекне шушы яшьтә татып калучылар!
Әмма никтер нәкъ менә шушы «ачы тел»ләргә генә бәхет елмая бу тормышта. Рамазан кебекләр гомерлек мәхәббәт эзләп яши. Алай дисәң, Рамазан үзе дә Зөлфияне тиң яр итеп түгел, ә вакытны күңелле итеп үткәрү өчен генә карый кебек. Аларның сөйләшер сүзләре дә алай күп түгел, югыйсә, әмма икесе генә калганда араларында ниндидер җылылык һәм буй җитмәслек бәхет хисе барлыкка килә шуларның. Һичьюгы Рамазан ул хисне бәхет дип саный иде. Ә Зөлфиянең нинди назлы икәнен авылдагы кайбер егетләр инде үз тәҗрибәләреннән чыгып беләләр иде. Шулай ук теге «ачы тел» дә… Шуңа ишарәләпме, Зөлфиянең Рамазан янында бөтерелүенә ачуы килепме, шул егет әйтеп куйды:
– Безнең арадан Рамазан брат кына калган ахры.
Аның мыскылын башкалар да аңлап җиткермәде:
– Ник алай дисең?
– Болай әйтәм инде, әнә бит, шәһәр кызлары ничек ярата үзен! – бу сүзләре аеруча көнләшү катыш яңгырады. Рамазан бу юлы тыелып калмады:
– Гел сиңа гына бәхетле булырга димәгән бит инде! – дип Зөлфиянең иңнәренә кагылды.
– Шашлык пеште – авыз ит.
Рамазан ул кичне дә Зөлфияне озата кайтты. Һәм ниһаять, күптән кызыктырган иреннәреннән үбү бәхетенә иреште. Кыз алай сер бирә торганнардан түгел икән, Рамазанны үбәргә үзе беренче үрелде. Озаклап кына үбешеп тордылар алар. Егет бу мизгелдә дә теге егетнең татлы төнен күзалдына китерде. «Зөлфиягә тәкъдим итсәм, куркып калыр микән? Ул бит башкалар кебек түгел, акыллырак. Алай дисәң, бу кызны кайда ярата ала инде ул? Ичмаса, аулак урыннар да тиз генә башына килми. Кая барсаң да кешеләр килеп чыгар төсле», – дип уйланды.
Ул арада Зөлфия куллары белән егетнең күлмәк эченә кереп китте. Рамазанның тәне калтыранып куйды – кыз кулы тиде бит! «Эләкте бу!» – дип сөенеп Зөлфиянең ирененнән тешләде.
– Алай итмә, авырттырасың, диде кыз аңлашылыр-аңлашылмас итеп. Ә үзе нечкә бармаклары белән егетнең күкрәкләрен капшады. «Нишләтә бу кыз мине?!» - дип Рамазан мең төрле сорау каршында калды: Зөлфия иртәгә шәһәргә китәчәк, аннан тиз генә кайтмый. Яратсаң, хәзер үк тотынырга кирәк. Әмма бер яраткач, тагын кабатлыйсы килсә?..
Рамазан аның кулларыннан тотты: «Безгә аулакка барырга кирәк, Зөлфия...» Әмма кыз аннан да тирән кермәде. «Юк-юк, бүген түгел, әйдә, башка юлы?» – дип егетне күндерергә тотынды. Янәсе, хәзер тирәнгә җибәрсәләр, егеткә дә, үзенә дә бик авырга туры киләчәк. Шуңа күрә алар тәүге төннәрен шәһәрдә үткәрергә килештеләр.
Рамазан, билгеле, шушы затлы балыкны кулыннан ычкындырганына көннәр буе үкенде. Әмма кызны үпкәләтәсе килмәде.
Зөлфия бер киткәннән соң озак вакытлар авылга кайтмады. Алар телефон аша гына хәбәрләшеп тордылар. Рамазан мәктәптән соң шәһәргә укырга керде. Атна саен әбисе янына авылга кайтып йөрде. Әмма Зөлфия белән тиз генә очраша алмады ул. Кыз, мең төрле сәбәпләр эзләп, егеттән качу юлы эзләде кебек. Шәһәрдә кызлар бетмәгән дигәндәй, Рамазан аңа өметен өзде. Үзенең курсташ кызлары белән аралашты. Курсташ егетләре арасында аның кебек авыл егетләре дә шактый иде. Шуларның берсе белән якынаеп киттеләр: бергәләп Җомга намазына, ә кичләрен күңел ачарга йөрделәр.
Берсендә мәчеткә җомгага барганда Рамазанның бер кызга күзе төште. Мәрҗәни мәчете каршындагы эскәмиядә утырган туташ бирелеп китеп китап укый иде. Рамазан, намазга кадәр шактый вакыт барлыгыннан файдаланып, бу кыз янына килеп утырды. Кыз аның барлыгын сизмәде дә, күзләре китаптагы хәрефләрдә иде.
– Исәнмесез, – диде егет кыяр кыймас кына. Кыз «миңа эндәштеләрме соң?» дигәндәй як-ягына каранды. Бик мөлаем гына исәнләшүгә җавап кайтарды.
Рамазан белән Гүзәлнең танышу тарихы әнә шулай башланып китте. Алар һәр атна җомга көн мәчет каршындагы эскәмиядә очраштылар. Һәр күрешкән саен сөйләшер сүзләре шактый җыела торган булды. Рамазан, кызны үпкәләтүдән куркып, ярамаган сүз дәшүдән курыкты. Никтер бу нәфис кыз аның өчен артык камил һәм бары тик яхшы мөнәсәбәткә генә лаеклы тоелды. Берсендә ул аны очрашуга чакырды. Казанның иң затлы хәләл рестораннарның берсенә килеп кергәч, Рамазанның нигәдер эче поша башлады. Бер карасаң, куркырлык һәм шикләнерлек сәбәп тә юк шикелле. Ә икенче яктан, бу өстәл артына килеп утыргач ишеткән таныш тавыш колагына чалынды. Кайдадыр ишеткәне бар иде аның бу нечкә тавышны. Әмма Рамазан артына борылып карамады. Күп тә үтмәде теге матур тавыш алар янына килде.
– Сезнең заказны тыңлыйм, – диюен ишетүгә Рамазан официантка кызга күтәрелеп карады. Һәм бер мизгел эчендә югалып калды – Зөлфия бит бу! Ләкин заманында Рамазанның күңелен кытыклап, «ризыгын өзеп» калдырган шәһәр кызы түгел, ә тыйнак киенгән матур официант кыз. Рамазанны да бик тиз таныды ул, әмма янәшәдәге кыз күбрәк кызыксындыра иде ахры – баштанаяк аны күзәтте. Ә үзе блокнотына заказларны язып барды.
Рамазан белән официант кыз арасындагы сәер карашны Гүзәл дә сизде. Ләкин матур кичне бозмаска теләп, эндәшмәде. Алар ул кичне бик матур гына сөйләшеп утырдылар. Инде кузгалырга вакыт дигәндә, Рамазан тиз генә бер җиргә барып киләсен әйтте. Аны ул «егетләр йөри торган җирдә» теге туташ көтеп тора иде. Рамазан ишектән чыгышлый, аны диварга елыштырды да, иреннәрен колагына якын китерде:
– Привет, Рома…Как я соскучилась по тебе, – дип пышылдаган тавышлары егетнең башын әйләндерде. Тагын да чибәрләнгән бит бу кыз, чукынчык! Ә үзе шундый ук дәртле һәм назлы… Егетне җибәрмәскә теләп, ул аны озак кына кочаклап торды һәм ахырдан әйтеп куйды:
– Бәлки бүген миңа кунакка килерсең? Без бит әле эшнең ахырына кадәр җитмәдек.
Бу тәкъдим ничек кенә рәхәт һәм күңелне иркәләүчән булып тоелса да, Рамазан китәргә ашыкты:
– Зөлфия, миңа китәргә кирәк.
– Всмысле китәргә? Син миңа отказ бирәсең что ли?
– Ничек кабул итсәң итәрсең, ләкин мин ашыгам.
Ул кызны читкәрәк этте һәм Гүзәле янына ашыкты. Ләкин артыннан иреннәрен тешләп, эченнән генә нидер кабатлап калган Зөлфиягә кире борылып карамады. Дәртле кыз ул минутларда бик начар сүзләрне кабатлый иде…
***
– Минем яшисем килми! Мине тынычлыкта калдырыгыз! Чыгып китегез моннан!
Менә инде өченче көн Рамазан шушы сүзләр белән уяна һәм кичен дә шулай йокыга китә башлады. Башта телләре явыз җөмләләр белән кешене каргаса, соңрак куллары да әбисенә күтәрелә башлады. Сиксән яшен тутыручы Хәтирә әби оныгының бу галәмәтләрен аңлап җиткерми иде әле. Ялларда авылга кайткач, иртән икенче кеше булып уянды аның оныгы. Өстәвенә, бертуктаусыз диварга бәрә, аннан аяклары белән тибенә башлады. Хәтирә әби башта аны саташа гынадыр дип уйласа, соңрак көн дәвамында кабатлануын күргәч бөтенләй аптырады. Рамазан берара үзенең аякларын сизми башлады. Әйтерсең лә аны паралич суккан. Теленә нинди сүз килә – шуны тик кабатлап ятты: «Минем яшисем килми! Мине тынычлыкта калдырыгыз! Чыгып китегез моннан!»
Рамазанны күргәч тә, фельдшер тиз арада шәһәр хастаханәсенә барырга кирәклеген әйтте. Нинди генә табибларда күренсә дә, егет белән ни булганын тәгаен әйтеп бирүче табылмады. Әйтерсең лә, алар мондый хәл белән беренче тапкыр очрашалар. Янәшәсеннән бер адым да китмәгән Гүзәле иртән-кичен кычкырып Коръән укыды. Бу чирдән чыгу юлын Аллаһка ялваруда гына күрде. Шуңа күрә өшкерүче бабайларны да эзләргә кереште.
Өшкерүчене алар тиз тапты. Үзләренең районында гына да бик күпләргә булышкан өшкерүче карт яши икән. Рамазанны аның өенә алып барырга килештеләр. Егет үзе бер ни дә аңламый иде, теге сүзләрен кабатлап утыруын гына белде. Кичләрен үзе тагын да авыр хис итте. Гүзәлгә дә теләсә нинди сүзләр кычырды:
– Син безнең өйдә көн саен нишләп йөрисең соң ул? Шайтаныма олак! – дип кулына эләккән әйберләрне ата башлады.
Каршында басып торган сөйгәнен ул танымады. Дога ишеткән саен котырды, «чыгып кит» дип ишеккә юлны күрсәтте. Ә бит бу мизгелдә Гүзәл аны ташлап чыгып китә дә ала иде. Өстәвенә бу хәлләр белән хәбәрдар булган әти-әнисе дә котырган егеттән баш тартырга өндәде. Төннәрен күз яшьләренә буылып намаз укыган кыз Рамазанның туры юлга басачагына ышанды. Үзе турында танышларыннан «башы киткән егет белән очрашып йөри» дигән сүзләр еш ишетелсә дә, күңеле белән дә аларга рәнҗемәде. Үзе тизрәк теге өшкерүче бабай белән күрешүне көтте.
Ул көн бик көттереп кенә килеп җитте. Машинада барганда Рамазаннан юньле-рәтле сүзләр ишетмәде, билгеле. Үзе аның җилкәсенә кулын куйды да, «Аятелкөрси»не укыды.
Өшкерүче карт аны бер бүлмәгә алып кереп китте. Бик озак кына Рамазан белән «тарткалашты» һәм Гүзәлне чакырды. Тагын берничә көн өшкерергә алып килергә кушты. Ул көннәр Рамазан өчен елларга тиң иде. Бу бабай янына баруны ул шундый авыр сынау итеп кабул итте, хәер, ул аны аек акылы белән аңламый да иде…
Актык көнне килгәндә Рамазанда үзгәрешләр сизелә башлады. Карт, аның белән эшне тәмамлагач, егеттән сорап куйды:
– Сез берәр кыз кулыннан ризык ашамадыгызмы, эчмәдегезме? – диде.
Бу сорау Рамазанны сискәндереп җибәрде. Ул тынычлана төшеп, җавап бирде:
– Ашаган идем шул…
Һәм барысын да үзе хәтерләгәнчә тәфсилләп сөйләде.
Аннары бабай белән сүз ни турында дәвам иткәнен Гүзәл тыңламады. Хәер, ул барысын да аңлаган иде инде. Ресторанда бер официант кызның күз кысуын, аннаны Рамазанга янагандай карап калуын бик яхшы хәтерли ул. Ләкин егетне менә шушы дәрәҗәгә җиткерә алыр дип башына да китерми иде...
Рамазан кеше рәтенә керә башлагач, Гүзәл аның өчен җирдәге фәрештәгә әйләнде. Ул аның аякларыннан үбеп кенә торырга да әзер иде. Чөнки бозымга бирешеп, тормышның иң түбән дәрәҗәсенә төшкән егеттән күпләр баш тартты. Кичә генә «дустым!» дип тасма телләнгән иптәшләре дә юкка чыкты. Әбисенең дә хәле авырайды – караваттан тормас булды.
Гүзәле генә аның кулын бер минутка да җибәрмәде. Кешенең шайтан коткысына бирелеп менә шундый хәлдә кала аласына ул үз күзләре-колаклары белән ышана хәзер. Шуннан бирле аларның бер тапкыр да ресторганга барып ашаганнары булмады. Гүзәл үзе дә өстәлне рестораннардан да мул итеп әзерли белә иде. Иртәгә никах дигән көнне дә нәрсә пешерәчәген исемләп язып куйган инде. Бу көн алар өчен мәңге истә калырлык һәм кадерле булачак бит. Рамазан да шуны раслап, Гүзәлгә бер кочак чәчәк бәйләме алып кайтты. Һәм ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен яшереп, әйтеп куйды:
– Гүзәлем, минем сиңа бер генә үтенечем бар: янымда кал һәм китмә, зинһар...
– Минем синнән китү турында бер генә тапкыр да уйлаганым юк бит, җаным, – диде сөйгәне иңенә башын куеп: «Китмим, Рамазан, китмим!»