Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Какырып төкерде»: Әлмәттә студент практика вакытында итне төкереге белән болгаткан

news_top_970_100
«Какырып төкерде»: Әлмәттә студент практика вакытында итне төкереге белән болгаткан
Видеодан скриншот

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студенты практика вакытында әзерләгән ризыгына төкергән. Мессенджерларда шундый видео чыкты.

Видеода 16 яшьлек егет туралган иткә төкерә, аннары шуны болгата башлый. Бу күренешне бер кыз видеога төшереп тора. Икенче бер студент кыз моңа ышанмыйча сорау бирә:

Нишләде ул?

Какырып төкерде, – дип җавап бирә телефонга төшереп торган кыз.

Телеграм-канал язуынча, студентлар әйтүенчә, яшьләр бу хәлгә директорга зарланган, әмма ул бернинди дә гамәл кылмаган.

Директор студентның «рецепты» турында бүген генә социаль челтәрләрдән белгәнен әйткән. Көн саен ашханәгә үзе дә йөрүен, ашаудан зарланмавын сөйләгән. Хатын-кыз, егет үзе белән берәр нәрсә эшләмәсен өчен, артык сүз әйтергә курка, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100