Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Какы, кәҗә сакалы, балтырган: ашарга яраклы үсемлекләр хәзер ни дәрәҗәдә кулланыла?

Бездәге нинди үсемлекләр ашарга яраклы дип санала, аларны азык итеп кулланганда нәрсәне истә тотарга кирәк? Казан федераль университетының гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров «Татар-информ» хәбәрчесенә шулар хакында сөйләде.

news_top_970_100
Какы, кәҗә сакалы, балтырган: ашарга яраклы үсемлекләр хәзер ни дәрәҗәдә кулланыла?
Рәмис Латыйпов, pixabay.com

Хәзер азык-төлеккә кытлык юк бит инде. Ел әйләнәсе тропик җиләк-җимешләр дә сатып алырга мөмкин, кешене бернәрсә белән гаҗәпләндереп булмый. Ә бит әле кайчан гына авыл кешеләре ашарга яраклы үсемлекләрне белә, ашый, ә матбугатта әледән-әле «ашарга яраклы үсемлекләр» дигән мәкаләләр чыгып тора иде.

«Әрем исе, әрем тәме», - дип җырлый Фән Вәлиәхмәтов. Бу юлларны шагыйрь Роберт Миңнуллин язган. Туган җирдән аерылган шагыйрь өчен әрем ачысы — аерылышу символы. Ә мин бу җырны ишеткән саен уйлыйм — элек барлык балаларның да мавыгулары бертөрлерәк булгандыр, чөнки мин дә үзенчәлекле әрем исен һәм әче тәмен хәтерлим. «ТикТок буыны» балаларына моны аңлату кыендыр, әмма безнең буынның авылда яшәгәннәренең күбесе бөтен үсемлекләрне дә татып карагандыр… Ә ашарга яраклыларын аеруча ярата идек — алары безнең өчен деликатес кебек. Мәче борчагы орлыклары, әнис сабагы, шома көпшә, балтырган, какы, кыргый кузгалак… Юкә орлыкларын, камыш тамырларын ашый идек. Без хәтта кабыгыннан әрчелгән тал ботакларын да кимердек. Кабыгы ачы була, ә чистартылган ботаклары татлы иде бит аның. Әрем белән дә шул ук хәл — без, балалар, аның кабыгы гына әче, ә чынлыкта үзенең баллы булуын белә идек… Наратның яшь үсентеләре язның «иң тәмле салаты» икәнен беләм — алай түгел дип беркем дә киресен исбатлый алмый.

Шунысы кызык — ашарга яраклы үсемлекләргә татарлар «матур» исемнәр биргәннәр, ә шул ук үсемлекләрнең ашарга яраксызларына — «ямьсез», еш кына хайваннар белән бәйле атамалар кушылган. Мәсәлән, ашарга яраклысы — «какы», ә аңа охшаган, ләкин ашарга яраксызы — «эт какысы». Ашарга яраклы тәмлесе — «әнис» яки «акбаш», ә тәмсез, әмма шуңа охшаш меңьяфрак — «пәри акбашы». Кузгалакның ашарга яраксызы рус телендә дә «атныкы» — «конский» дип атала. 

Болар ач йөргән икән дип уйлый күрмәгез тагын. Дөрес, бала-чаганың аның һәрвакыт ашыйсы килә, бераз гына ашамый торса, гомерендә азык күрмәгән кебек тоела — аппетит яхшы чор… Монысы беренчедән, икенчедән, җиләк-җимеш, яшелчәләргә дөрестән дә кытлык иде бит. Яшь организмның, мөгаен, төрле ризык татып карыйсы килгәндер.

Тарих дәреслекләреннән һәм өлкәннәрнең истәлекләренә күз салсак, ачлык елларында кайсы үсемлекләрнең аеруча популярлык казанганын беләбез. Ачлык турындагы әсәрләрдә алабута аерым урын алып тора — ул ниндидер бер ачлык символы кебек. Галимҗан Ибраһимовның 1921 елгы ачлык турындагы «Адәмнәр» әсәрендә нәкъ менә шушы үсемлек телгә алына да инде.

«Ә сез нинди үсемлекләр ашый идегез?»

«Сез нинди үсемлекләр ашый идегез?» дигән бәләкәй генә сораштыру да уздырдым.

Журналист Альбина Гайнуллина: «Балачакта без ашарга яраклы барлык үсемлекләрне ашый идек, аларның яртысын инде искә дә төшерә алмыйм. Кузгалак, какы, кычыткан, кәҗә сакалы, мәче борчагы… Мин бигрәк тә яшь кычытканны ярата идем, чөнки ул язын чыккан беренче үсемлек. Тукранбаштан бал суыра идек. Йонча (мятлик) сабагын тартып алсаң, йомшак өлеше баллы. Мин хәзер дә әремне сагынам».

«Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Балачакта кәҗә саклалы һәм какы (бездә кукы диләр), кузгалак, кыргый суган ашый идек. Бигрәк тә кәҗә сакалын хәтерлим, ул елганың текә ярында үсә, анда кәҗәләр генә йөри, шуңа да шулай дип аталмады микән? Сабакларын кабыгыннан чистартырга кирәк, авыз белән чистартабыз, шунда суы иреннәргә эләксә, өтеп ала. Бер тапкыр эләккәч, акыллырак буласың — теш белән генә чистартасың. Ул бераз әчкелтем, ашаганда да теш белән генә ашарга кирәк, авызыңны зу-ур итеп ачып… Читтән карап торганда бераз көлке күренә.

Күп еллар узгач, минем бакчам булды, бакчачылык белән мавыга башладым, төрле культуралар чәчеп карый башладым. Бервакыт «пастернак» дигән орлыклар күрдем — кызыклы исем, чәчеп карыйм әле, нәрсә үсәр икән? Бакчада бер түтәл инде күптән онытылып беткән кәҗә сакалы үсеп чыкты. Кызык булып китте — күп еллар узгач, мин үз теләгем белән бакчамда бер түтәл чүп үләне үстердем булып чыга.

Аннары мин песи борчагын хәтерлим — ул кечкенә генә боҗралардан тора. Безнең өчен болар барысы да ничектер тәмле азык иде».

Язучы Мәдинә Маликова сугыштан соңгы елларда ачлык кичерә. Аның сүзләренә караганда, ул вакытта кайсы үсемлекне сайларга дип уйлану мөмкинлеге булмаган. «Мин 1946 елда ачлыкны кичердем, ул чакны искә төшерсәң, миңа әле дә кыен. Урман тирәсендә яшәүчеләргә җиңелрәк иде, үсемлекләр күбрәк, ләкин безнең авыл тирәсендә урманнар юк. Кешеләр беренче чиратта кычыткан ашадылар. Ул җитми, шуңа күрә кешеләр чиратка салып җыйдылар — бүген тыкрыкта син җыясың, ә иртәгә — күршеләр. Кычыткан бик әйбәт үсемлек, күп, тиз үсә, сындырып аласың, яңа ботаклары чыга.

Алабута тәме бик ачы иде, аны ашавы бик кыен. Ат кузгалагы, әнис — үлмәс өчен барысын да ашадык. Хәзер ачлык юк, Аллага шөкер, әмма мин кычытканны әлегә кадәр яратам».

«Ашарга яраклы үсемлекләр исемлеге бик озын»

Казан федераль университетының гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров безгә ашарга яраклы үсемлекләр турында сөйләде.

 — Вадим Евгеньевич, безнең яклардагы нинди үсемлекләр ашарга яраклы дип санала?

 — Кулланылышка карап, үсемлекләрне берничә төркемгә бүлеп карап була: дару үсемлекләре, техник, декоратив һәм азык өчен үстерелә торганнар. Бер үк үсемлекләр техник кулланыш өчен дә (мәсәлән, эфир майлары алу өчен), шул ук вакытта ризык максатында яисә дару ясар өчен дә кулланылырга мөмкин.

Ашарга яраклы үсемлекләрнең кыргый төрләре шактый. Үсемлекләрнең төп функциясе — фотосинтез ысулы белән органик файдалы матдәләр алу. Алар үсемлекнең төрле өлешләрендә — җимешләрдә, кайбер өлешләрендә - мәсәлән, бүлбеләрдә яки суганчаларда туплана. Кеше үсемлекләрне бик борынгы заманнардан — аучылык һәм үләннәр җыю чоры башланганнан бирле азык итеп кулланган. Ә аннары аларны үзе чәчеп үстерә башлаган, тәмлерәкләрен, күбрәк уңыш бирә торганнарын сайларга тырышкан, шул рәвешчә культуралы үсемлекләр барлыкка килгән. Ә кыргый төрләр шулай ук калган, аларын да азык буларак кулланырга мөмкин.

Ашарга яраклы үсемлекләрнең исемлеге бик зур — үсемлекләр яшелчәнеке буларак та, җиләк-җимешнеке буларак та кулланыла ала. Бу йөзләгән төр.

— Сабакларын ашаган үсемлекне яшелчә дип санап буламыни?

 — Әйе, чөнки кеше күп кенә үсемлекләрне — укропны, петрушканы яшелчә буларак үстерәбез. Аларның яфраклары, сабаклары азык итеп кулланыла, мәсәлән, әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан көнчыгыш какысы. Гомумән, әвернә чәчәклеләр семьялыгының күп төрләре ашарга яраклы. Мәсәлән, шалкан, кәбестә, торма — болар барысы да әвернә чәчәклеләрдән, аларның барысының да составында охшаш матдәләр бар, шуңа аларның тәме дә охшаш. Редисның да, ачы торманың да кыргый төрләре бар. Кеше максатчан рәвештә аларны үзгәрткән — тамыразыкларының эрерәк һәм тәмлерәк булуына ирешкән.

Әвернә чәчәклеләрнең кайбер төрләре тәмләткеч буларак кулланыла — мәсәлән, кыр яруты (ярут полевой), аның орлыклары шактый әче, күпмедер дәрәҗәдә горчица яки керән төсле.

Зонтиклылар семьялыгына кергән үсемлекләрнең — кишер яки гәзнич (пастернакның) «туганнары» бар. Бу семьялыкка кергән күп кенә үсемлекләрнең яфракларын да, сабакларын да ризыкка кулланып була. Мәсәлән, гади сәрдәдән аш пешерәләр.

Әмма монда бер әйберне искәртергә кирәк. Зонтиклылар семьялыгындагы күп кенә үсемлекләр агулы, шуңа күрә төгәл белмәсәгез, ашамагыз.

— Балтырган (борщевик) борщ сүзеннән ясалганмы?

— Исеме буенча караганда, әйе. Балтырган шактый зур булып үсә, сабаклары аш өчен кулланыла. Хәзер, әлбәттә, борынгы заманда кешеләрнең нәрсәне борщ дип атаулары һәм рецепты нинди булганын әйтүе кыен. Ләкин халыктагы атама фәнни атама буларак кабул ителгән.

Үсемлекләр ничек культуралаштырылган?

— Ә ни өчен шулай — әйтик, какыны махсус үстермәгәннәр, аның культуралы төре юк, ә «туганнарын» үстергәннәр?

— Культуралы үсемлекләрнең килеп чыгышы — бик кызык әйбер. Кеше кыргый үсемлекләрне очраклы рәвештә үстерә башлаган. Барлык культуралы үсемлекләр дә диярлек — шул исәптән арыш, бодай, тары — чынлыкта кеше яши торган урыннарда барлыкка килгән чүп үләннәре. Кагыйдә буларак, берьеллык үсемлекләр. Кеше аларны үзе яшәгән урында күреп ала, ашап карый, аннары иң тәмле һәм файдалыларын сайлап алып чәчеп үстерә башлый.

Барлык культуралы үсемлекләр дә безгә көньяктан килгән. Бу, беренче чиратта, Урта диңгез, Месопотамия, Һиндстан. Кешелек дөньясы культуралы үсемлекләрне көньяк илләрдә үстерә башлаган. Санап кителгән үсемлекләр безнең якларда үсми. Мәсәлән, бодай, суган, кыярның кыргый төрләре бездә юк, болар — көньяк үсемлекләре. Аннары кеше төньякка таба күченә, урман зонасына, безнең полосага килә, үзе белән культуралы үсемлекләрне дә алып килә.

Әлбәттә, монда да ашарга яраклы кыргый үсемлекләр булган. Әмма бирегә килгәндә игенчелек культурасы инде булган, шуңа да кеше инде үзенә таныш булган үсемлекләрне генә чәчкән, аларның уңышы кыргый төрләргә караганда зуррак булган, шуңа да җирле төрләрне инде үстермәгәннәр.

Ә менә көньякта какы үсми, ул безнең якка хас үсемлек. Дөрес, бик үк безнеке дә түгел, аның ареалы кеше йогынтысында киңәйгән, әмма какы культуралы үсемлекләр исемлегенә үтеп кермәгән.

— Балтырганның «культуралы» туганнары бармы?

— Безнең флорада балтырганның җирле төре бер генә — Себер балтырганы. Бу үсемлекнең культуралы «туганы» — сельдерей. Балтырган һәм шома көпшәне бер җирдә дә чәчеп үстермиләр.

Сугыштан соң Кавказдан Сосновский балтырганын кайтарып, азык үсемлеге буларак үстерергә тырышу эксперименты булган. Ләкин бу тәҗрибә барып чыкмаган. Сосновский балтырганын 2015 елда культуралы үсемлекләр классификаторыннан чыгардылар, чүп үләннәре классификаторына керттеләр. Хәзер балтырганның бу төре белән зур проблема.

— «Кәҗә сакалы»н ашарга яраклы үсемлек дип санарга мөмкинме? Элегрәк газета-журналларда аның турында ашарга яраклы дип яздылар. Ашаганда согын иренгә тидерергә ярамый, иренне яра дип язалар иде.

— Күп кенә зонтиклыларның согы, Сосновский балтырганныкы кебек, агулы, себер балтырганы, гәзнич (пастернак) та тирене пешерергә мөмкин. Әмма ашарга яраклы үсемлекләр гадәттә мондый үзлекләргә ия түгел.

Әнис, кыргый суган, песи борчагы, камыш тамырлары

— Гадәти әнисне дә без азык итеп куллана идек.

— Әйе, ул ашарга яраклы. Аны тәмләткеч буларак чәчеп тә үстерәләр. Кыргый төре дә, культуралы төре дә бер үк. Кайбер җирдә махсус та үстерәләр.

— Юа — кыргый суган да бар әле.

— Суганның төрләре бик күп. Безнең Татарстанда гына да унлап төрле суган бар. Суган ярымчүлләр, дала зонасы үсемлеге, суганчалар дым һәм туклыклы матдәләр туплау өчен хезмәт итә. Кеше суганның бу үзлеген күптән белгән. Культуралы гына төрләре дә бар — батун суган, порей суганы. Аларның ватаны Урта диңгез буе.

Безнең яклардагы киң таралган кыргый төрләре Казан тирәсендә дә үсә — «бакча суганы», «кыр суганы». Хәтта «бакча суганы» дигән атамасы ук бу кыргый үсемлекнең ашарга яраклы булуын күрсәтә. Ләкин бу үсемлекне махсус үстермиләр, ул болыннарда үсә.

Суганның барлык төрләре дә ашарга яраклы, алар агулы түгел.

— Кыргый кузгалакны да чәчеп тә үстерәләр, үзе дә үсә.

— Татарстанда кузгалакларның төрләре шактый күп — бер дистәдән дә ким түгел. Икесе — әче кузгалак һәм пирамидаль кузгалакны рәхәтләнеп азык итеп кулланырга мөмкин.

— Без балачакта песи борчагы җимешләрен ашап үстек. Аны ашарга яраклы дип санарга мөмкинме?

— Мөмкин дип уйлыйм. Көньяк үсемлеге — каперслар бар, песи борчагы орлыкларын шул каперсларны ашаган кебек кулланырга мөмкиндер.

— Тагын камыш һәм җикәнбаш тамырларын да ашыйлар.

— Әйе. Сазлык үсемлекләренең күп төрләре тамырчыкларында яки бүлбеләрендә крахмал туплый, аларның күбесе ашарга яраклы. Бу, беренче чиратта, җикәнбаш (рогоз), камыш, укъяфрак (стрелолист), зонтиклы сусак (сусак зонтичный). Укъяфракның һәм сусакның бүлбеләре бар, аларда крахмал туплана, бәрәңге кебек пешерергә мөмкин. Дөрес, аның тәме юк, ләкин сез урманда адашып калсагыз, ашарга булмаса, тамак туйдыру өчен азык итеп кулланырга була.

Тукранбаш - "конфет", һиндыба - "кофе", нәүрүз чәчәге - "салат", нарат күркәсе - варенье

— Күпләр тукранбаш, нәүрүз чәчәкләрен «кәнфит» буларак кулланганнарын искә төшерәчәк, аларны ашарга яраклы дип санарга мөмкинме?

— Бөҗәкләр серкәләндерә торган үсемлекләрнең чәчәкләрендә нектар була. Әгәр дә сез умарта кортлары урынына нектар эчәргә уйласагыз, чәчәген суырырга була. Дөрес, бу очракта ашый торган үсемлек дип атавы кыен инде, чөнки аннан ризык әзерләп булмый. Моның белән башлыча балалар мавыга.

— Тагын «чын кәҗә сакалы» (козлобородник) һәм каудан чәчәк (һиндыба, цикорий) тә бар — алар ашарга яраклы дип саналамы?

— Алары кофеның суррогатлары. Каудан чәчәк һәм кәҗә сакалы тамырларында инулин дигән матдә бар, ул шикәрнең "туганы". Инулин кыздырганда карамельгә әйләнә һәм аны эчемлекләр әзерләү өчен кулланырга мөмкин. Бу үсемлекләрдән иң киң танылганы каудан чәчәк. Катнаш чәчәкле үсемлекләрнең күп төрләренең тамырлары кофе суррогаты буларак кулланыла.

Сүз уңаеннан, әрекмән тамырлары да ашарга яраклы, анда крахмал һәм шул ук инулин бар. Әрекмән зур үсемлек, аның тамыры да зур. Аны да казып алып пешерергә була.

Гомумән, агулы булмаган теләсә нинди үсемлекне ризык буларак файдаланып була. Нәүрүз чәчәге, тузганак, сәрдәне салат буларак кулланалар. Тәмләткеч максатыннан кулланырга мөмкин булган үсемлекләр күп — әнис яки горчица. Бик күп үсемлекләрне чәй итеп эчәләр. Андый үсемлекләра арасында иң күп кулланылганнары - бөтнек, зәңгәр мәтрүшкә, тар яфраклы кырлыган.

Ашарга яраклы үсемлекләрдән иң файдалысы — гап-гади кычыткан. Яшь кычыткан яфракларын аш өчен дә, салат өчен дә кулланырга мөмкин, шулай ук төнәтмәләр эшләргә дә була. Кычытканда С витамины бик күп.

— Ә без әле юкә орлыкларын ашый идек, чистартылган тал сабакларын кимерә идек…

Мин шуны әйтәм дә — агулы булмаган бөтен нәрсәне дә кимерергә, ашарга мөмкин.

— Һәм наратның яшь сабаклары...

— Нарат күркәләреннән варенье кайнаталар. Кыскасы, агулы булмаган барлык үсемлекләр дә ашарга яраклы. Ләкин күп кенә үсемлекләр каты, тәмсез, ачы, шуңа күрә аларны ашамыйлар. Иң мөһиме - агулы үсемлекләрне кулланырга ярамый.

Агулы үсемлекләрдән сак булыгыз!

— Агулы үсемлекләрнең курынычы турында билгеләп үтәргә кирәк, кешеләр таныш булмаган үсемлекләрне ашап карау белән мавыкмасын иде. Чөнки үлемгә китерә торган агулы үсемлекләр бар. Мәсәлән, зонтиклылар семьялыгыннан шома көпшәне (курай үләнен) телгә алдыгыз. Шома көпшәнең сабаклары агулы сәрәтә (вех ядовитый) яки түндербаш (болиголов) сабакларына охшаган. Бу үсемлекләрнең бик аз микъдары да үлемгә китерергә мөмкин. Аларның орлыклары һәм тамырлары аеруча агулы. Шуңа күрә, кеше үсемлекне тәгаен танымаса, тәҗрибәләр уздырмаска кирәк.

Агулы җиләкләр дә бар, мәсәлән, бүре җиләге. Урманда балалар зур, кызыл җиләкләргә юлыгып, тәмләп карарга мөмкин, әмма алар кешене бик тиз вакыт аралыгында агуланып үләргә мөмкин. Дөрес, агулы җиләкләр күп түгел. Тагын бер агулы җиләк - карга җиләге (бүре бөресе) бар, ул да бик агулы. Карга җиләге казаякчалар (лютик) семьялыгыннан, бу семьялыктагы бөтен үсемлекләр дә агулы. Безнең якта ике төрле — кара һәм кызыл җиләкләре булган карга җиләге үсә, аларның җиләкләре тәлгәшләр сыман — бераз виноградныкына охшаган.

Теләсә нинди өлкәдәге кебек үк, монда белем генә түгел, тәҗрибә дә кирәк. Интернетта үләннәр турында фикер алыша торган төркемнәр бар, теләк булганда, кызыксынулары туры килгән кешеләрне табып өйрәнергә була.

Агулы үсемлекләрдән генә түгел, ашарга яраклылардан да агулану ихтималы бар. Хәзер кеше әйләнә-тирә мохитне пычрата һәм күп кенә үсемлекләр әйләнә-тирәлектән пычрак тупларга мөмкин. Күп сулыклар авыр металлар белән пычранган, алар үсемлекләргә — камыш, җикәнбаш тамырларына күчә. Шуңа күрә пычранмаган урыннарда үсә торган үсемлекләрне генә ашарга ярый. Ә зур шәһәрләр янында андый урыннар инде юк та.

— Ә үсемлекләр белән агуланганнан соң үлем очраклары булганы бармы? Гөмбә ашап агуланган кешеләр турында ел саен ишетеп торабыз, ә үсемлекләрдән агуланган кешеләр буламы?

— Үсемлекләрне куллану массакүләм күренеш түгел, шуңа күрә мондый очраклар булса да бик аз. Ә гөмбәләрне бик күп кеше җыя. Шуңа да агуланучылар да күбрәк.

Агулы үсемлекләр бар, ләкин агулы үсемлекләрнең барысы да кешене үтерми. Күпчелек агулы үсемлекләр косу, эч китүне китереп чыгара, температура күтәрелә, ләкин кеше үлми. Кешене үтерергә мөмкин булган үсемлекләр алай күп түгел. Алар шул бүре җиләге, сәрәтә, түндербаш, ландыш кына. Әгәр ландыштан букетлар җыясыз икән, моның бернинди куркынычы да юк анысы. Әмма шундый бер очрак билгеле, бер кеше ландыш бәйләме утыртылган стаканнан су эчеп үлгән, үсемлек сабагындагы агулы матдәләр суга күчкән булган.

— Ә зелпе?

— Бездә зелпенең агулы төрләре юк. Бездә ашарга яраксыз күп җиләкләр бар. Зелпе яки аю баланы (аю миләше) агулы түгел, ләкин аларны ашамыйлар, чөнки алар тәмле түгел. Аны организмга зыян китерерлек күләмдә күп итеп ашап булмый, чөнки алар ачы һәм тәмле түгел. Мин ашап карадым, дөрестән дә шулай.

Зелпенең культуралы төрләре бар, анысының җиләкләре зәңгәр төстә.

— Карга күзе?

— Ашарга яраксыз үсемлек ул. Карга күзе агулы үсемлекләр исемлегендә күрсәтелсә дә, аны берәү дә агуланырлык дәрәҗәдә ашый алмаячак.

Ландышның җимешләре агулы, ул карга күзенең "туганы". Ландышта йөрәк эшчәнлеген параличлый торган гликозидлар бар.

Сынучан эт шомырты (крушина ломкая (ольховидная) бар — кара төстәге җиләкле куак. Җиләкләре эч йомшарта торган үзлеккә ия, шуңа күрә аларны агуланырлык итеп ашап булмый - организм үз-үзен чистартачак.

Ашарга яраклы үсемлекләр аллергия китереп чыгара аламы?

— Ашарга яраклы үсемлекләрне кулланганда нинди дә булса чикләүләр бармы?

— Хәзер теләсә нинди ризык турында сүз алып бару бик четерекле. Аллергия шулкадәр үсеш алган ки, бер кеше өчен бу ризык файдалы, ә икенче кеше өчен куркыныч булырга мөмкин. Һәм монда гомуми рекомендация бирергә ярамый, барысы да кешенең үзенә бәйле һәм аллергия китереп чыгара аламы-юкмы икәнен ачыклау мөмкин түгел. Уйлап эш итәргә кирәк. Бер килограмм какы ашарга ярамый, моны организм үзе дә кабул итмәячәк, аның согы яндырып ала торган. Берничә сабагын ашарга була, ләкин күп итеп яки даими рәвештә какы белән тукланырга ярамый, мөмкин дә түгел. Хәер, башка ризыклар белән дә шулай ук.

— Башка төбәкләр — Кавказ яки Урта Азия белән чагыштырсак, бездә агулы үсемлекләр алай ук күп түгел булып чыгамы?

 — Безнең флора Кавказдагыга караганда күпкә ярлырак. Бездә үсемлек төрләре андагыга караганда өч яки дүрт тапкырга азрак, шуңа күрә агулы үсемлекләр дә кимрәк.

«Ашарга яраклы үсемлекләрне куллану экзотик хоббига әйләнде»

— Хәзер күпләр элек кешеләр табигать белән дус булган, табигатькә якынрак булган, табигый байлыкны кулланган, ә фастфудларны түгел, диләр. Ләкин, минемчә, табигать белән шундый якынлык элек ризык җитмәүдән барлыкка килгәндер кебек. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Сез үз соравыгызга үзегез үк җавап бирдегез. Кешеләрнең күпчелеге шәһәрләрдә яши һәм балаларның кайберләре ризык кибеттән генә алына дип уйлый, кайдадыр үсә икәне башына да килеп карамый. Элек кешеләр табигатьтә яшәгән, ашар өчен ризыкны җирдә эшләп алган. Кыргый төрләр, әлбәттә, туклану өчен төп продукция булмаган, ләкин табынга төрлелек өстәү өчен ниндидер өстәмә, тәмләткеч, яңа яшелчә максатында кулланылган. Шуңа күрә кешеләр кыргый үсемлекләрне бик киң файдаланганнар.

Хәзер мондый ихтыяҗ юк, без ел әйләнәсе азык-төлекнең төрлесе белән тәэмин ителгән. Теләсә кайсы вакытта теләсә нинди азык-төлекне сатып алырга була, шуңа күрә кешеләр урманга йөрми һәм үсемлекләрне дә җыймый. Әмма кешенең табигатькә омтылуы беркая да китмәгән, бары тик мөмкинлекләребез генә азрак. Мин, мәсәлән, рәхәтләнеп урманда йөрер идем, әмма диплом эшләре белән утырам, ә сез мәкалә язасыз, чөнки сезнең эшегез шундый. Ашарга яраклы үсемлекләрне куллану - табигатькә якынрак булырга теләгән кешеләрнең экзотик хоббиы дияргә була. Урманда гөмбә яки җиләкләр җыю, балык тоту яки ау кебек инде.

— Ашарга яраклы үсемлекләр витаминнар чыганагы булырга мөмкинме?

— Кешелекнең хәтта андый ихтыяҗы да юк. Урманга барып, табигый витаминнарны эзләргә кирәкми - алар теләсә кайсы даруханәдә сатыла. Әгәр дә кешенең нәрсәнедер табигатьтән алырга дигән эчке теләге булса гына шулай эшли.

— Әдәбияттан һәм әби-бабаларыбызның истәлекләреннән ачлык елларында алабута ашаганлыкларын ишетеп беләбез. Ни өчендер нәкъ менә әлеге үсемлек башкаларына караганда ешрак телгә алына икән?

— Алабута - иң киң таралган чүп үләне, мөгаен, нәкъ менә шул сәбәпле кулланганнардыр да. Сугыш вакытында ипи пешерү өчен алабута гына файдаланмаган, агач кабыгы, пычкы чүбе дә кулланылган. Монда инде файдалымы, юкмы дип уйлап тормаганнар, азык итеп кулланырга мөмкин булган теләсә нәрсәне ашаганнар.

Киви — кешелек тарафыннан иң соңгы итеп культуралаштырылган үсемлек

— Үсемлекләрне культуралаштыру хәзер дә дәвам итәме?

— Селекция процессы, кыргый төрләрне культуралаштыру әле дә бара.

Кешелеккә кыргый формадан культуралы сорт алу өчен гасырлар, хәтта меңәр ел да кирәк булган. Шуңа күрә хәзер кыргый үсемлекләрдән культуралы сортлар чыгарылмый диярлек. Декоратив үсемлекләр булса гына.

Ашарга яраклы үсемлекләрне селекция өчен генетик материал буларак кулланалар. Культуралы үсемлекләрнең корылыкка, салкынга яисә корткычларга чыдам булган яңа сортларын чыгару өчен. Бу эшчәнлекне Мичурин, аңа кадәр культуралы үсемлекләрнең яңа сортларын алу өчен дөнья буйлап йөргән Николай Вавилов башлаган.

Әмма чагыштырмача күптән түгел генә үстерелә башлаган культуралы үсемлек тә бар. Мәсәлән, бөтен кешегә билгеле киви — ул актинидия семьялыгындагы үсемлек. Актинидияләрнең кайбер төрләре бездә - Ерак Көнчыгышта да үсә, мәсәлән, коломикт актинидиясе. Бездәге кыргый үсемлекнең җимешләре әллә ни зур түгел, ләкин селекционерларның тырышлыгы белән актинидия популяр җиләк-җимешкә әйләнгән. Әле 50 ел элек кенә киви турында беркем дә ишетмәгән һәм белмәгән иде. Ләкин бу шулай ук тропик үсемлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100