Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәкре каен (Алмаз Хәмзин)

news_top_970_100
Кәкре каен (Алмаз Хәмзин)
"Чаян" журналыннан

Үткәндә-киткәндә, тәрәзәдән тышка караганда гел искә төшә ул миңа. 43 яшем тулып, гомер буе тулай торакларда яшәп, сукбай хәлендә кунар урын тапмаган чакларда, институтларда укып йөргәндә, өйләнеп, гаилә корып, балалар тугач килде бу бәхет миңа – фатирлы булу. Ниһаять, ишегемне бикләп чыгардай ачкычым бар иде кесәмдә.

Мин аның төбенә тузан суырткычымның тузанын түгә идем. Ник дисәгез, ул – сазлык киптерергә җәелеп, күп катлы йортлар салынган комлыкта барлыкка килгән каен үсентесе иде. Ичмасам, төбендә кара туфраклы җир барлыкка килер, дип уйладым үземчә. Кая барсам да, пакетка тутырып, кара җир дә ташыйм шунда. Нигә шуны киртәләп куймадым икән?.. Таптап та киткәлиләр иде бит... Каерысы да чәйнәлә кайчакта – минем кебек кызганучылар да бар барын...

Машиналы кешеләр дә күбәйгәч, урын тарайды үзенә. Күздән дә югалгалый, аралап табам тагын – исән икән. Кышын кар күмеп китә. Язын исән калып чыгуына өмет юк. Карыйсың, тагын калка: бөрешеп беткән, барлы-юклы ботаклары да сынган. Бер метрлы иде бит – җитмеш сантиметрга калган. Әй каенкай, быел хәлгә килә алмассың инде, дим. Боегып, саубуллашып китеп барам.

Байтак вакыт үтте, өйдә тузан суыртырга да вакыт җитми. Мәшәкать бетәмени бу дөньяда?.. Эштә тыгызлык, балалар – берсе мәктәптә, икесе детсадта – алып кайтырга, илтеп куярга; концертлар: кич китәсең, иртән кайтасың, йә атналар буе гастрольләр. Шулай итми булмый – тормышның очын очка ялгарга кирәк. Телевизорда гел «алга барабыз!» диләр. Ә мин дөнья куам – үземчә яшим. Иҗат итәм, дан казанам, янәмәсе... Илдә «перестройка». «Һәр кешегә – аерым фатир!» дигән иделәр бит. Булыр микән инде ул? Коммунизм төзүне ташлаганнар икән. Минем – үз эшем. Халыкка рухи тазалык бирү! Шул яктан игелек кылу – әйбәт ният бит! Көн-төн чабам. Күпләр миңа иярә! Шәрәфи, Шамкай, Хәлим Җәләйләр, Рәшит Сабировлар! Әйе, зыялы юмор-сатира кирәк кешеләргә! Безнең максат шул булырга тиеш! Баксаң, шул арада илнең идеологиясе беткән икән бит... Ә без, ертылып, халкыбызны уйлап йөрибез – кирәк түгел икәнбез лә... – мәхлуклар...

Байтак вакытлар үткән – дөньялар үзгәргән, безгә дә 30–40 яшь өстәлгән. Заманында «Кремль күренеп торачак» дип сатылган йортлар күбрәк катлы йортлар эчендә күмелеп калган. Тирә-юньне ямьләндереп җәелеп яткан матур күлләр югалган. Безнең яндагысына да, ике кешенең гомерен йомып, су төбенә алып, хәзер ком җәелеп юл салынган. Ә каен, әлеге дә баягы каен, кәкрәеп кенә булса да үсеп, ботакларын бишенче катка хәтле үрләтеп, һаман күккә омтыла…

Мин, аңа карап, үземнең үтеп бара торган гомеремне уйлыйм. Икебез нәкъ бертөсле икәнбез бит…

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100