Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәкре борын өчен миллион» – клиникадан тулысынча күңеле кайткан хатын судка биргән

news_top_970_100
«Кәкре борын өчен миллион» – клиникадан тулысынча күңеле кайткан хатын судка биргән
"Татар-информ" архивы

Ессентуки шәһәрендә сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында эшне суд тикшергән. Биредә яшәүче хатын ринопластика нәтиҗәсе белән канәгать түгел. Ул түләүле клиникада операция ясаткан булган. Хәзер бу хатын медицина оешмасыннан компенсация таләп итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әлеге хатынга «тышкы борын кәкрелеге» диагнозы куйганнар. Ул түләүле клиникага килеп, әлеге дефектны төзәтергә тели. Табиблар ринопластика ясарга ризалаша. Яклар операция вакытын килешә.

Беренче операция нәтиҗәсе булмый. Дефект бетми, табиблар «берни эшли алмыйбыз» диләр. Тик бу операциядән соң хатынның борынында тагын деформация дә барлыкка килә. Шуннан соң ул кабат шушы ук хастаханәдә тагын шундый ук процедура узарга карар кыла.

Икенче операция дә уңышлы булып чыкмый. Дефект тагын үз урынында кала. Клиникадан тулысынча күңеле кайткан хатын башка хастаханәгә китә, табибларның хатасын шунда төзәтмәкче була. Ул судка шикаять биреп, уңышсыз операцияләр өчен акча таләп итә.

Ессентуки шәһәр суды әлеге шикаятьне караган. Хатын 2,5 млн сум таләп итә. 341 мең сум – операциягә түләгән акча, 647 мең сум зыянны бетерү өчен чыгымнар, 500 мең сум – мораль зыян, 988 мең сум – «неустойка». Суд бу шикаятьне өлешчә канәгатьләндерә. 2,5 млн сум урынына аңа 966 мең сум түләү карары чыгаралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100