news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каклаган үрдәк итеннән салат рецепты

Туклыклы һәм шул ук вакытта җиңел салат рецепты.

news_top
Каклаган үрдәк итеннән салат рецепты
Гөлүзә Василова

Салат өчен: ысланган үрдәк ите, моцарелла сыры, эрбет чикләвеге, салат яфраклары, руккола, анар соусы, зәйтүн мае, бер чеметем тоз һәм шикәр комы, бизәү өчен - бакча җиләге.

Үрдәкнең түш итен юка итеп турарга, чикләвекне бераз кыздырып "уятып" алырга, салат яфракларын кул белән берничә кисәккә бүләргә.

Тәлинкәгә беренче итеп яшеллек салырга, аннары сыр, үрдәк ите, тәмләткечләр, эрбет чикләвеге һәм өстенә соус салырга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар