Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Каклаган каз рецепты
Миләүшә Сибгатуллинаның социаль челтәрендәге битеннән

Казны кемдер кыштан ук тозлап куя, ә кемдер нәкъ менә язга чыккач бу эшкә керешә.

Татар халык табынында казның урыны табын түрендә. Кыз сорарга баралармы, кодаларга кунаккамы, яисә чит илгә чыгалармы, татарлар парлы казны пешереп яки какланганны алып бара.

Каклаган каз яки тозлы каз Сабан туе якынлашуын искәртә кебек, чөнки каклаган каз нәкъ менә Сабан туйларына өлгерә дә.

Сезгә дистә еллар безнең гаиләдә кулланылган каз каклау тәртибен тәкъдим итәм. Казларны туңдыргычтан алып җебетергә, юарга, бераз кипшетергә һәм тозны жәлләмичә тышын һәм эчен ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Азык кәгазе белән төрергә, чормага элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы кыздырганда 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач әзер дигән сүз.

Казны балта белән уртага ярырга, аннары тагын ике өлешне берәр тапкыр уртага чабарга һәм шакмаклап турарга мөмкин, шулай ук бөтен килеш түшеннән иң матур кисәкләрен кисеп кунак өстәлен бизәргә мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: каклаган казны суыткычка куймау хәерле, юкса, тәме «китә», шулай ук кояшлы урында да тотарга ярамый, чөнки кибеп китәчәк. Каклаган казны августта, бәлки бәрәңге алганда, сентябрьдә ашарга уйласагыз түшкәләрнең тозын бушатырга, әмма юмыйча тукыма яки 4-5 тапкыр марля белән төреп чормага алып куярга кирәк.

Каклаган каз, мөгаен, тозлы ризыклар яратучылар өчен иң тәмлеседер.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100