2025 елның 1 декабреннән Татарстан халкы, пенсия законнарына кертелгән үзгәрешләр аркасында, иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә алачак. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Новости Татарстана» дзен-каналы.
2026 елның 1 гыйнварыннан иминият стажына әтинең яки әнинең 5 һәм аннан да күбрәк баласын яшь ярымга кадәр караган чоры исәпләнәчәк. Һәр бала өчен 8,1 пенсия баллы билгеләнә.
Шул сәбәпле Татарстан буенча Социаль фондның клиент хезмәтләре пенсия алучы хатын-кызлардан, шулай ук пенсияне рәсмиләштергәндә 5 һәм аннан да күбрәк бала исәпкә алынмаган хатын-кызлардан яңадан исәпләүгә гаризалар кабул итә башлаячак.
Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, Татарстанда 14 меңнән артык хатын-кыз пенсияләрен киредән санату яки пенсияне яңадан билгеләү хокукына ия.
Гаризаны «Госуслуги» порталы аша, Күпфункцияле үзәктә яки яшәү урыны буенча Социаль фондның клиент хезмәтләренә шәхсән килеп тапшырырга була. Моның өчен паспорт, булган очракта, балаларның туу турында таныклыгы һәм паспортлары кирәк. Әгәр гариза 2025 елның декабрендә бирелсә, киредән санау 2026 елның 1 гыйнварыннан башкарыла.