Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виноград үстерүчеләргә августта ниләр эшләп өлгерергә кирәк?

news_top_970_100
Виноград үстерүчеләргә августта ниләр эшләп өлгерергә кирәк?
"Татар-информ" архивы

Виноградтан мул һәм татлы уңыш алу өчен, августта аны дөрес тәрбияләргә кирәк. Моның өчен дүрт мөһим эш эшләү зарур. Бу турында «Челнинские известия» газетасы яза. 

Беренчедән, виноградка 14 көнгә бер мәртәбә су сибәргә кирәк. Куакларга артык күп су сибәргә кирәкми. Җиләкләр йомшарганчы һәм һәр сортка хас төскә кергәнче, туфракны дымландырып торыгыз.

Икенчедән, 10 августка кадәр виноградка минераль ашламалар сибәргә кирәк. 10 – 20 грамм калий монофосфатын 10 литр суда эретәләр. Шушы эремәне виноград яфракларына сиптерәләр. Шулай ук тамырларын да ашларга кирәк: һәр куак төбенә суперфосфат, сернокислый калий, микроэлементлар эремәсе сибәргә кирәк. Болар барысы да инструкция буенча эшләнергә тиеш.

Өченчедән, корткычларга каршы эшкәртү мәҗбүри. Чи черек авыруы булганда, 70 грамм аш содасын 10 литр суда эретәләр. Онлы чык авыруы булса, 7 грамм марганцовканы 10 литр суда эретергә кирәк. Шуннан соң куакларга әлеге эремәләрне сиптерәләр.

Дүртенчедән, августның икенче яртысында яшь үрентеләрнең очларын 8 нче яфрактан башлап кисеп чыгарга кирәк. Бу – виноград куакларына кышка кергәнче ныгып калырга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100