Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайтырга җыенамы әллә?»: Пугачева халыкның ачуын чыгарган

news_top_970_100
«Кайтырга җыенамы әллә?»: Пугачева халыкның ачуын чыгарган
Фото: https://www.kp.ru

Алла Пугачеваның кызы Кристина Орбакайте әнисенең элеккеге чыгышы белән видео урнаштырганнан соң, халык шаулаган. Күпләр, Пугачева кире туган ягына кайтырга җыенган, дип уйлаган. Бу фараз берәүләрне шатландырса, икенчеләрнең ачуын чыгарган, дип яза «Комсомольская правда» басмасы.

Орбакайте Пугачеваның Чернобыльдәге концертыннан кадрларны куйган. Ул Чернобыльдәге атом электростанциясендәге авариядән соң, анда эшләүчеләр янына барган булган. Бу концертта 9 мең кеше булган. Ул вакытта Пугачева җырлап кына калмый, андагы халыкның кулларын да кыса, кочаклый да, чәчәкләр дә кабул итә. Соңрак ул бу турыда нык үкенгән. Анды баруын ул: «Гади халык сорады», – дип сөйли бер интервьюда.

Артист фикеренчә, аның сәламәтлеге белән проблемалары, шул исәптән күкрәктәге шеш, Чернобыльгә бару белән бәйле. «Алай эшләргә ярамаган. Шундый ахмаклык килеп чыкты, чөнки берни дә аңламадык! Без радиациянең нәрсә икәнен белми идек. Анда баргач кына белдек», – дип сөйләгән ул.

Бу видеоны урнаштыруга ук, тамашачы, җырчы эмиграциядән Россиягә кайтырга җыена, дип фаразлаган. Янәсе, артистның кызы шуның өчен бу концертны искә алган. Бу фаразга карата төрле фикерләр калдырганнар.

«Халык Пугачеваны берничек тә кабул итми», «Бу – кире кайтуга әзерлекме әллә?», «Миллионлаган пластик операция ясаткан, моңа сәламәт кеше дә түзә алмый. Һаман да үзен Чернобыльдә булып кайткан герой дип күрсәтә, хәзер шуннан газап чиккәненә елап утыра. Үзен кызгануларын тели», «Үзенең бөтен геройлыгын һәм казанышларын ул үзенең хыянәте белән сызып ташлады», «Ә, бәлки, сәламәтлек белән проблемалар күбрәк яшәү рәвеше белән бәйледер?», «Чыгыш ясаган да, 1000 тапкыр үкенгән – кайда геройлык?», «Сәламәтлек белән проблемалар – алып барган тормыш рәвешеннән», «Үткәндә булган казанышлар белән горурланырга соң инде, хәзергеләре юк», – дип ачуларын җиткерүчеләр булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100