«Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертында: «Аның җырлары 100 ел да, 200 ел да яшәр»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Кайтаваз. Сара Садыйкова» дип исемләнгән концерт узды. Җыр кичәсе «Калеб» яңа буын җыенының концертлар циклын дәвам итте. Концертны «Интертат» журналисты да карады.
Клара Хәйретдинова: «Сара апа җыйнак кына матур татар ханымы иде»
Концерт башланырга санаулы минутлар кала. Халык җыела, фойеда Сара Садыйкованың шәхси әйберләре, уникаль фотолар, афишалар урын алган... Тамашачы да күзен ала алмый, әле бер, әле икенче экспонатны карап, хозурлана торды. Филармония диварларына эленгән фотолар да игътибардан читтә калмый, чөнки анда шул чорның кабатланмас шәхесләре, милләткә хезмәт иткән мәшһүр җырчыларыбыз, музыкантларыбыз сурәтләнгән.

Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория мөгаллиме Клара апа Хәйретдинова әнә шуларны карап, хатирәләргә бирелеп, инде онытылган, бик сирәк ишетелгән исем-фамилияләрне тезеп китте:
– Аларны кичә генә күргән кебек ап-ачык хәтерлим, барысын да беләм бит! Кара әле, нинди яшь вакытлары… – дип, аның белән бергә мин дә истәлекләр дөньясына чумдым.
– Сара апаның җырларын кем генә җырламады икән?! – дип Сара апа Садыйкованы да искә алды Клара апа. – Бөтен артистларның, җырчыларның репертуарында аның әсәрләре булды. Һәммәсенә дә җитәрлек дәрәҗәдә күп иде алар – матур, мәгънәле җырлар. Андый җырлар, кызганыч, хәзер юк.
Ул вакытта хатын-кыз композиторлар бөтенләй диярлек юк иде бит, Сара Садыйкова – бердәнбер булды. Үзе дә театрда җырлаган профессиональ җырчы булгач, ул һәр әсәрне үз йөрәгеннән үткәреп, җырчыларның – ир-атның да, хатын-кызның да тавыш мөмкинлекләрен бик төгәл истә тотып иҗат итте. Бик данлыклы иде Сара апа, бер дә тик тормас – гастрольләргә дә күп йөрде. Сара апа белән миңа да гастрольләргә чыгарга, туган якларыбызга бергә кайтырга туры килде. Ул чакта кызым да кечкенә генә иде әле, аны үзем белән алып йөрдем.
Өендә репетиция ясап әзерләнгән вакытлар да хәтердә. Дәресләрдән соң килгән булганмындыр, чәйләр ясап каршы ала иде. Сара апа бик тыйнак кына, зур булмаган фатирда яшәде, анда артык байлык та юк иде. Үзе дә җыйнак кына матур татар ханымы иде бит. Сүзе үткен, үзенекен бирми – туры итеп үз сүзен әйтергә куркып тормады. Тормышында аның да төрле вакытлары булгандыр, һәрхәлдә, ул бик матур гомер кичерде.
Хәзер яшьләр җырның мәгънәсен дә, эчтәлеген дә, сүзен дә бик аңлап бетермидер, мөгаен. Бәлки, без үзебез бу заманнан артта калганбыздыр, белмим. Шулай да аның җырларын ешрак тыңларга мөмкинлек булсын иде, чөнки узган заман композиторларын онытырга ярамый. Сара апаның чоры – матур чор, чын җыр чоры иде.

Консерваториядә, музыка училищеларында мөмкин кадәр Сара апаның әсәрләрен башкаралар, классика да, арияләр дә җырлау программада бар. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаровларны – берсен дә калдырмыйбыз, укучыларыбыздан җырлатабыз. Бик күп җырлыйбыз дип тә әйтеп булмый, чөнки төрле репертуар кирәк. Классика да бүген заманча таләпләргә яраклаша.
Сара апаның кызы Әлфия апага хәзер 101 яшь, Сөбханалла! Соңгы елларда ул Сара апаның исемен пропагандалауга бик күп көч куйды. Концертларында яшьләр катнашты, әле дә катнашалар. Мин үзем дә катнаштым, хәзер укучыларым да Әлфия апа оештырган концертларда чыгыш ясыйлар. Әлфия апаның өендә дә булганым бар. Хәзер инде еш очрашмыйбыз, әмма Сара апаның җырларын онытып булмый. Аның иҗаты – мәңгелек, – дип сөйләде Клара апа Хәйретдинова.

Гүзәл Сәгыйтова: «Сара апа – юл яручы, Әлфия апа – безнең өчен үрнәк»
Фойеда Казан шәһәре вице-мэры, «Калеб» яңа буын җыены авторы Гүзәл Сәгыйтованы да күреп алдым. Сүз уңаеннан, шушы концертны зур команда белән оештыру эшләрендә һәм Сара апаның кызы Әлфия Айдарскаяны концертка алып килү, аңа һәр яклап теләктәшлек белдергән Гүзәл Сәгыйтовага татар халкы исеменнән рәхмәт әйтергә кирәк.

– «Кайтаваз» концертлар циклы Илһам Шакировка, Әлфия Афзаловага, Хәйдәр Бигичевка багышланды. Сара апага әзерләнгәндә үзебез өчен әлеге шәхеснең яңа якларын ачтык. Әлбәттә, һәрбер герой илһамландыра, ләкин Сара апага күптән мөрәҗәгать итмәгәнгәме, бу концерт чынлап та Сара Садыйковага кайту кебек яңгырады.
Сара апаның кызы – Әлфия апа Айдарскаяның да безнең белән бергә булуына бик шатбыз. Ул шундый матур формада, матур костюмнарын киеп, яхшы кәеф белән концерт карарга килде. «Ошатырсыз микән, Әлфия апа?» – дигәч: «Карарбыз», – диде. «Нәрсә күрсәтсәгез дә ошатам», – дигән кеше түгел бит ул, шуңа күрә дулкынланабыз. Әлфия апа безнең иң зур тәнкыйтьчебез. Концертны Хәйдәр абыйга багышлап эшләгәндә дә: «Зөһрә апа ничек кабул итәр икән?» – дип уйлыйсың... Тамашачылар фикере дә мөһим, ләкин иң якыннарның кабул итүе дә безнең өчен бик кирәк.
Сара апа, чынлап та, шулкадәр юл яручы икән! Татар җырчылары арасыннан да Мәскәүдә беренчеләрдән булып ул укыган. Композитор Солтан Габәши аны Мәскәү консерваториясе каршындагы училищега җибәрә. Аннан соң училищены тәмамлап, опера студиясенә укырга керә. Шул ук вакытта Мәскәүдә ире Газиз Айдарский белән беренчеләрдән булып Эшче театры ачалар, шахталарга барып концертлар куялар.
Хатын-кызлар арасыннан беренче татар композиторы булуын әйтеп тә торасы юк. Композитор буларак ул татар музыкасына яңа жанрлар алып килгән көйязар. Шуңа күрә Сара апа илһамландыра. Сара апа гына түгел, аның кызы Әлфия апа Айдарская да безнең белән – аңа карап: «101 яшьтә дә алай яшәргә була икән», – дигән нәтиҗәгә киләбез, ул безнең өчен зур үрнәк.

Сара Садыйкова һәйкәле 2027 елда, ниһаять, үз урынын алыр дип өметләнәбез. Һәйкәл урнашкан сквер «Парклар һәм скверлар» федераль программасына керде. Без, шәһәр буларак, сквер өчен җавап бирәбез. Һәйкәл үзе – Мәдәният министрлыгы кураторлыгында. Шуңа күрә бергә-бергә матур нәтиҗәгә ирешербез дигән өметтәбез. 30 августка, Аллаһ боерса, һәйкәл булыр. Казанлыларга тагын бер кат зур рәхмәт әйтәсе килә. Шушы программага берничә сквер һәм парк кертелгән иде бит, алар нәкъ менә Сара апа һәйкәле урнашачак сквер өчен тавыш бирделәр, – диде ул.
Әлфия Айдарская: «Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды»
Барыбыз да кадерле кунак – Әлфия апа Айдарскаяны зур сагыну һәм дулкынлану белән көттек. Аны якты йөз белән каршы алдык. Бу вакытта: «Әлфия апа бер гасыр элек туган, бер гасырдан артык гомер кичерә – ул бит үзе тере тарих!» – дигән соклану катыш уйларга бирелдем. Әлфия апа күтәренке кәефтә, әнисе турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты:

– 1 нче ноябрьдә әниемә 120 яшь тулган булыр иде. Шуңа күрә Мәскәүдә дә концерт куярга җыенабыз, шунда юл тотачакбыз. Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды. Бер сүз белән әйткәндә, әнием бик көчле рухлы кеше иде.
Минем өчен бүгенге кичә – бик зур вакыйга. Моңа кадәр әниемнең концертларын оештыруда үземнең дә өлешем зур булса, бу юлы барысын да тулысынча яшьләр эшләде. Мин бик канәгать! Аларга олы рәхмәтемне җиткерәм! – диде ул һәм барыбыз да Әлфия апа артыннан филармония залына кереп утырдык.
Театральләштерелгән кичә «Апуш» студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнашында узды. Кечкенә Сара ролен апушчы – Хәят Җәләева, зур Сара ролен Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алсу Фәйзуллина, Газиз Айдарскийны шулай ук Кариев театры артисты Илназ Хәбибуллин, Салих Сәйдәшев ролен Зөлфәт Фәхразыев башкарды.

Концерт Сара Садыйкова иҗат иткән җырлар, аның тормыш юлын яктырткан театральләштерелгән өзекләр белән үрелеп барды. Традиция буенча «Безнең җыр» лабораториясендә иҗат иткән җырлар да яңгырады. «Кайтаваз» циклының Сара Садыйковага багышланган бу концерты, алдагы кичәләрдән аерылмалы буларак, бүгенгенең үткәнгә җавабы турында түгел, ә яңа буынның бөек шәхеснең иҗатын дәвам итү һәм саклау хакында иде.

Равил Шәрәфиев: «Сара апага, яратып, «Сарапуленька» дип дәшә идем»
Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев:
– Сара апа ул – бөек шәхес. Мин мәктәптә укыганда, безнең авылга баянчысы белән килеп, бушка җырлап киткән иде. Шунда беренче тапкыр Сара апаны күреп калдым. Аннан ул мине, композитор буларак, икенче бер дөньяга алып кереп китте. Мин Сара апага, яратып, «Сарапуленька» дип дәшә идем. Ул – зур талант иясе, аның музыкасы үзеннән соң да калды. Күп кеше онытыла, ләкин ул онытылмас! Бүген үземне авыррак хис итә идем, ә концертка килгәч, канатланып, савыгып кайтып китәм, – диде халык артисты.

«Сара апаны милләт язмышы белән яши торган хатын-кыз буларак яңадан ачтык»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Данис Шакиров:
– Бу тамашаны концерт дип кенә атап булмый. Төп герой: «Мин сәхнәдә яшим», – диде, 3 сәгатькә якын вакыт эчендә тамашачы үзе дә Сара Садыйкова язмышы белән яшәде. Беренчедән, монда Сара апа яшәгән чор яхшы ачылды. Икенчедән, концерт бик затлы һәм зәвыклы булды. Бу композиция һәм җыр-моң аркылы сизелде. Сара апаны без милләт язмышы белән яши торган хатын-кыз буларак яңадан ачтык. Бу кичәдә гади хатын-кыз язмышы да, милләт кызы язмышы да яктыртылды. «Калеб», «Апуш», хор, оркестр, вокалистлар чыгышлары бер җепкә салынган йомгак кебек сүтелде-сүтелде дә, «Калеб»нең яңа җырлары белән җеп киләчәккә сузылып китте, – дип уртаклашты ул.
Гөлнара Беляева: «Сара Садыйкова – татар халкының кызы»
Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Беляева:
Сара Садыйковага багышланган концерт Казан халкы, шәһәр кунаклары һәм, әлбәттә, артистларның үзләре өчен дә истәлекле вакыйга булды.

Сара Садыйкова җырларын тыңлаганда күңел шатлана да, моңсулана да, кайчак күзләргә яшь тула. Бу көйләрнең һәркайсы халыкның үз тавышы кебек тоела. Алар татар халык җырларының аһәңнәре белән шулкадәр сугарылган ки, кайчак Сара Садыйкова көйләрен халык иҗаты дип кабул итәсең.
Сара апа Садыйкованың иҗаты миңа чит түгел. Моннан 15 ел элек аның кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская үтенече белән композиторның әле басылып чыкмаган җырларын компьютерда җыярга һәм редакцияләргә туры килде. Шул чакта мин бу күренекле хатын-кызның өйрәнелмәгән музыка мирасының гаять зур бер катламын ачтым дип кенә әйтү дә аз булыр иде. Һәр көй үзенчәлекле, кабатланмас һәм уйланырга күп нәрсә бирде. Мин аларны редакцияләү белән генә чикләнмәдем, Сара апаның гаҗәеп көйләренә салган хисләрен, уйларын үз күңелемнән яңадан кичердем.
Бу концерт исә аның җырларының бүген дә яңгырашын югалтмавын, заманча һәм яңача ишетелүен, җанга һәм йөрәккә үтеп кереп, барлык хисләреңнең тирәнлегенә барып җитүен күрсәтте. Шуңа күрә дә халык бу җырларны әле һаман да ярата, аларны җырларга һәм тыңларга тели!
Әлфия Газиз кызы Айдарская, һичшиксез, әнисенең иҗатын танытуда зур роль уйнады, аңа олы рәхмәтемне белдерәм, баш иям. Мөгаен, әгәр ул булмаса, музейлар ачылмас иде, Казан шәһәре урамнарының берсенә Сара Садыйкова исеме бирелмәс иде, һәм бу бөек хатын-кызның истәлеген мәңгеләштерү буенча шушы зур эш башкарылмаса, күп кенә җырлары безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән дә булыр иде.
Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр турында да аерым әйтәсе килә. Безгә таныш көйләрне ул заманча аранжировкада башкарды. Алар яңача, шул ук вакытта бик табигый һәм үзенчәлекле яңгырады. Әлбәттә, киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш булган һәм әле популярлаша башлаган гына башкаручыларга – Сара апа Садыйкованың искиткеч матур җырларын югары дәрәҗәдә башкарган барлык җырчыларга да зур рәхмәт!
Фото: «Интертат»ка Гөлнара Беляева тәкъдим итте
Сара Садыйкованың иҗатын чын мәгънәсендә халык байлыгы дип атап була, аның җырлары татар музыкаль мәдәнияте хәзинәсендә үзенең лаеклы урынын хаклы рәвештә алды.
Сара Садыйкова – милләтебезнең гүзәллеге һәм горурлыгы, татар халкының кызы! – диде Гөлнара Беляева.
Зөлфия Авзалова: «Сара Садыйкованың иҗаты 100 ел да, 200 ел да яшәр»
Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:

– Яңа җырларны пианинода уйнап күрсәтеп, әнигә биргәне бар иде. Әни Сара апаның иҗатын бик ярата иде. Гөлшат апа Зәйнашева белән алар якын иҗатташ дуслар булдылар. Сара Садыйкованың иҗаты 100 ел да, 200 ел да яшәр һәм буыннан-буынга дәвамлы булыр. Яшь җырчылар үзебезнең бөек шәхесләребезне, татар халкы тарихын онытмаска тиеш, – диде ул.
Рәмис Аймәт: «Казанда аның һәйкәле ачылуын түземсезләнеп көтәбез»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт:

– Кызганыч, Сара апа белән якыннан күрешеп аралашырга насыйп булмады. Ләкин мин аны ерактан булса да, сәхнәдән бер мәртәбә күрдем. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең беренче курсына укырга кергәч, Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан Тукай клубын эзләп киттем – ул елларда анда җомга кичәләре үткәрелә иде.
Шундагы бер кичәдә Сара апа сәхнәгә чыгып, рояльдә «Җидегән чишмә»не уйнады, ә Зөһрә Сәхәбиева аңа кушылып җырлаган иде. Шулчак сәхнәгә җырның авторы Гомәр Бәширов тә күтәрелде. Мин менә шушы тарихи вакыйганың шаһиты булдым! Сара Садыйкова иҗатына мин мөкиббән, аның җырларын бик яратам. Опера һәм балет театрында үткәрелгән бер зур юбилей кичәсенә сценарий да язган идем әле заманында. Менә шундый бөек шәхесне тиешенчә олыларга кирәк, һәм без хәзер Казанда аның һәйкәле ачылуын түземсезләнеп көтәбез, – диде ул.
- «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертыннан фоторепортаж
- Чараның кураторы – Лилия Гәрәева. «Кәyef studio» оркестры һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе, дирижер – Ильяс Камал. Чараның режиссёры – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, режиссёр Булат Гатауллин. Сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резеда Гобәева.
-
Кичәне оештыруда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе зур ярдәм күрсәтте.
-
«Кайтаваз» концертлар циклы «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан Казан мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырылды.