Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайтам!» - Илнур Фәйзрахманов иҗат эшчәнлегенә кайта

news_top_970_100
«Кайтам!» - Илнур Фәйзрахманов иҗат эшчәнлегенә кайта
https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

Журналист, иҗат өлкәсендә алты ел пауза ясап торганнан соң, мәҗлесләр, тантаналар концертлар эшчәнлегенә яңа көчләр белән янәдән кайтуын ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Кайтам!

Иҗат, шау-шулы мәҗлес, концертлар белән бәйле эшчәнлектән читләшкәнгә алты ел узган...

Ара-тирә генә бу эшләргә алынсам да, элеккеге активлык юк иде. Әлбәттә, әлеге еллар эчендә тулы бер алып баручылар армиясе үсеп, эшли башлады. Ис-акылың китмәле талантлы егет-кызлар. Афәрин. Яшьләрнең бәйрәмен яшьләр бизәргә тиештер дә. Әмма безнең тормыш бит әле никах, кызыл туйлардан гына тормый.

Соңгы арада бәйрәмнәр алып бару буенча минем кандидатура белән кызыксынучылар ешайды. Ярты ел элек хәзер эшләмим инде, дип баш тарткан булсам, бүген үземдә мәҗлес, тантаналар алып барырлык көч тә тоям, иң мөһиме – теләк тә бар. Ә еллар дәвамында җыйган тәҗрибә җиңел генә эшләргә нигез ул.

Кыскасы, кайтам! Мәҗлес, тантаналар оештыру, уздыру эшенә 2016 елгы бәяләр белән кайтам.

Шылтыратыгыз! 89600505929!» – дип игълан иткән ул.

«Күптән кирәк иде, Илнур!» – дип хуплаганнар аны социаль челтәрдәге дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100