Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайсыгыз каргый анда мине?»: Ильмира Нәгыймовага Бали егетләре ярдәм иткән

news_top_970_100
«Кайсыгыз каргый анда мине?»: Ильмира Нәгыймовага Бали егетләре ярдәм иткән

Җырчы Ильмира Нәгыймова Гөлназ Сираева белән Балига ялга киткән. Ильмира Нәгыймова анда да маҗараларга юлыккан.

Кызлар Балида пляжга барырга уйлаганнар. Урамда бөтен кеше дә байкларда җилдергәнне күреп, Ильмира Нәгыймова да байкта барырга тәкъдим иткән. Шулай да Гөлназ алдан ук ризалашмаган: башта Нәгыймованың мотобайкны ничек йөрткәнен карарга булган. Ә Ильмира бик яхшы йөртүче булып чыкмаган – ул борылышка керә алмаган, һәм бу маҗара җәрәхәтләр белән тәмамланган.

«Ильмира маҗаралары» дип Гөлназ Сираева социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли. «Минем үз-үземне саклау инстинкты эшләде. Ильмира: «Әйдә утыр, минем Таиландта йөргән бар», – ди. Тукта, мин башта карыйм әле, дим. Алла саклады инде. Бераз җәрәхәтләр генә алды. Анда бик куркыныч. Бу – курку белмәс Нәгыймованың «дурацкий» идеясе иде», – дип сөйли.

Ильмираның аягы, тезләре, кулы җәрәхәтләнгән, урыны белән шешкән дә. Яраларын бераз чистартканнан соң, ул барыбер пляжга китә. Җәяү генә баралар. Пляжда ул үзе белән бер көн алдан булган хәлне сөйли.

Ул көнне, диңгезгә кергәч, аның аягына таш эләгеп, бер аягы бераз зәңгәрләнеп чыккан, ә бүген икенче аягына да зыян килгән. Шуңа да җырчы: «Кайсыгыз каргый анда мине? Бу – ниндидер мистика», – ди.

Яраны барыбер дә эшкәртмичә булмый. Җырчыга ярдәмгә пляжда бер егет килгән. Ул Ильмира алдына утырган да, ниндидер сыеклык белән аның аягындагы яраларны чистарта. «Менә бит дөнья игелекле кешеләр бар», – ди җырчы. Исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз инде, кызлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100