news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы яшьтә тиредә яман шеш ешрак барлыкка килә?

news_top

Россиядә тиредә яман шеше белән авыру очракларының иң югары дәрәҗәсе 70–75 яшькә туры килә, әмма меланома теләсә кайсы яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Андрей Каприн «РИА Новости»га сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, меланома белән авыру ешрак 50 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге кешеләр арасында очрый. Иң югары күрсәткеч исә 70–75 яшьтә күзәтелә. Әмма шешнең яшькә карамыйча диярлек, һәркемдә барлыкка килү ихтималы бар.

Белгеч искәрткәнчә, меланома тиредә генә түгел, ә күз алмасында, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында һәм эчәкләрдә дә үсәргә мөмкин. Онколог фикеренчә, бу авыруның төп куркынычы — аның бик тиз метастазлар бирүендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар