
Корбан бәйрәменә санаулы көннәр калып бара, шуңа күрә корбан белән бәйле сорауларга җаваплар «Әниләр мәчете» телеграм-каналында чыкты.
– Кайсы хайваннарны корбанга чалырга ярый?
Корбанга куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына.
Ат кебек хайваннар, тавык, каз ише кошлар корбанга ярамый.
Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә.
Ә сыер яки дөяне 7 кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә.
Корбанга дигән куй, сарык яки кәҗәгә 1 яшь, сыерга 2 яшь һәм дөягә 5 яшь тулган булырга тиеш. Корбанлык мал зур һәм симез булса, 6 айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга да мөмкин, әмма 1 яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый.
Корбаннар чалып Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, Аның ризалыгына ирешергә насыйп булсын һәммәбезгә дә! – диелә хәбәрдә.