Сәхәр вакытында булган төш ул (төшләрнең) иң дөресе була. Бу хакта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтте.
Сәхәр вакыты – иртәнге намазга хәтле булган вакыт, төннең ахыргы өлеше.
Төшләрнең бу вакытта дөрес булуын галимнәр «кешенең бу вакытта фикерләре төзек хәлдә, карыны ач булуы, һәм бу вакытта фәрештәләр иңү вакыты» дип аңлата.
Яңа килгән атна хәерле һәм бәрәкәтле булсын, дип яза Рөстәм хәзрәт.