Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы төбәктә пенсияне күп түлиләр?

news_top_970_100
Кайсы төбәктә пенсияне күп түлиләр?
"Татар-информ" архивы

РУДНның икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева Россиядә иң зур пенсия түләнә торган төбәкне атаган. Чукотка автономияле округында быел ел башына бу сумма 27,8 мең сум тәшкил иткән. Иң «тыйнак» пенсия Дагыстанда – 12,6 мең сум. Белгеч Росстат белешмәсенә сылтама белән сөйли. Бу турыда «Лента.ру» сайтына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Эксперт ачыклык керткәнчә, түләү күләме профессиягә дә бәйле. Мәсәлән, сәясәтчеләргә, түрәләргә, артистларга һәм космонавтларга саллы гына пенсия каралган.

Татарстанстат белешмәсе буенча, 2022 елның 1 июленә республикада уртача пенсия күләме 18079 сум тәшкил итә, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100