Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы район авыл хуҗалыгында беренче һәм иң югары хезмәт хакын кайда түлиләр?

news_top_970_100
Кайсы район авыл хуҗалыгында беренче һәм иң югары хезмәт хакын кайда түлиләр?
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елгы агросәнәгать комплексы эш нәтиҗәләре буенча республика районнары рейтингын төзеде. Топ-5кә Кукмара, Әтнә, Тукай, Мамадыш һәм Балтач районнары керде. «РТ» җиңүчеләрнең нәрсә белән аерылып торганын һәм районнарның нинди күрсәткечләр буенча рейтингны төзегәннәрен белде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, районнар рейтингын төзегәндә биш төп күрсәткеч исәпкә алынган: ашлык уңышы, терлекчелек продукциясе җитештерү, барлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчалата керем, тармакта уртача хезмәт хакы һәм 2019 елдан тулаем продукция күләме динамикасы.

Тәтеш – лидер

«Уңдырышлылык» категориясендә Тәтеш районы лидер булып чыкты. Узган ел корылык елы булса да, анда, 2022 елдагы кебек үк, гектарыннан 38 центнер ашлык җыеп алынган. Чагыштыру өчен: Татарстан буенча бу күрсәткеч уртача 24,6 центнер тәшкил итте. Тәтешлеләр мондый уңышка селекция һәм орлыкчылык казанышларын кулланулары, шулай ук минераль ашламаларга экономияләмәүләре (аларны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән бер ярым тапкыр күбрәк кертүләре) һәм үсемлекләрне авырулардан саклаулары аркасында ирешкәннәр.

Бөртеклеләрнең уңышы буенча Кукмара районы икенче урынны алды – биредә ул гектарыннан 34 центнер тәшкил итте. Кукмара аграрийлары да ашламаларны, шул исәптән сыек ашламаларны да кызганмый (аларның гомуми күләменең 35% ы кертелгән).

Сыерың сөтне күп бирәме?

Киләсе күрсәткеч – терлекчелек тармагының продуктивлыгы.

Биредә абсолют лидер — Тукай районы, аның өлешенә Татарстанда җитештерелгән дуңгыз итенең 65% һәм кош итенең 36% туры килә.

Моннан тыш, унлыкка Лаеш, Яшел Үзән, Саба, Питрәч, Әтнә, Актаныш, Кукмара, Балтач һәм Түбән Кама районнары керде. Бергәләп алар сөтнең 44 процентын, итнең 76 процентын һәм гомумреспублика күләменең 91 процентын җитештерә.

Фото: © «Республика Татарстан»

Соңгы өч урынны Кайбыч, Спас һәм Кама Тамагы районнары алды. Аларның территорияләрендә 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә 143, 89 һәм 69 центнер терлекчелек продукциясе җитештерелә.

- Терлекчелектә Минзәлә районы уңышларга иреште - бер ел эчендә тугыз позициягә күтәрелә алды. Бу 6 мең сыерга исәпләнгән «Камский бекон» һәм 1,2 мең сыерга исәпләнгән «Август-Агро» компанияләренең сөт комплекслары төзелеше нәтиҗәсе. Районда сыерлар саны 1,5 тапкыр арткан, сөт җитештерү – ике тапкыр, – дип аңлатма бирде рейтинг күрсәткечләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. - Бөгелмә районы «ЭкоНива» инвесторы ярдәмендә үз позицияләрен алты пунктка яхшыртты. Шулай ук Токарев кош фабрикасы уңышлы эшли, анда 35 млн йомырка һәм мең тоннадан артык кош ите җитештерелә.

Фото: © «Республика Татарстан»

Ә менә Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнары «терлекчелек» номинациясендә алты пунктка түбәнгә – 24 һәм 35 нче урыннарга төштеләр. Бу аңлашыла да: узган ел ике районда да зур кыенлыклар булды. Лениногорск кош фабрикасында кош гриппы тарала, шуның аркасында 213 мең тавык һәм 225 мең йомырканы юк итәргә туры килә. Ә Яңа Чишмә районының «Скоков Н.А.» КФХсында бруцеллез таралу сәбәпле 700 баштан артык мөгезле эре терлек юк ителгән.

Бер гектардан табыш

Рейтингны төзегәндә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү осталыгы гына түгел, ә аны сату осталыгы да исәпкә алынган. Бер гектарга сатудан кергән акча районнарны бәяләүнең өченче критерие булып тора. Иң күп акчаны бер гектардан Тукай (356,7 мең сум), Яшел Үзән (202,8 мең), Лаеш (143,9 мең) һәм Саба (122,2 мең) районнары ала. Аларның барысында да эре агросәнәгать предприятиеләре эшли: Тукайда – «Кама беконы» дуңгыз комплексы һәм «Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасы, Яшел Үзәндә – «Ак барс» кошчылык комплексы, Лаешта – «Ярат» кошчылык фабрикасы һәм «Рамаевское» эре фермер хуҗалыгы, анда үрдәк үрчетәләр, ә Сабада - «Шинар» заманча робот сөт комплексы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инвесторлар килмәгән кайбер районнарда да авыл хуҗалыгы җитештерүенең табышы республиканың уртача күрсәткеченнән шактый югарырак, ул гектарыннан 53,6 сум тәшкил итә. Мәсәлән, Әтнә һәм Кукмара районнарында бер гектарга 91 мең һәм 80 мең сумлык продукция сатылган.

Ә рейтингны ябучы Әгерҗе һәм Баулы районнарында гектардан нибары 14 мең сумнан артык акча эшләделәр. Шулай итеп, лидерлар һәм аутсайдерлар арасындагы керем аермасы егерме тапкыр.

«МАЙСКИЙ» – ХЕЗМӘТ ХАКЫ БУЕНЧА БЕРЕНЧЕ

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы хезмәт җитештерүчәнлеге һәм җитештерүнең нәтиҗәлелегенә бйәле. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда ул ике тапкыр арткан һәм узган ел йомгаклары буенча республика буенча уртача 46,8 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта АПКда уртача хезмәт хакы республика буенча уртача хезмәт хакын 59,5 мең сумга җиткерми.

Иң югары хезмәт хакы Яшел Үзән районының авыл хезмәтчәннәрендә – якынча 71 мең сум. Бер ел эчендә ул 19% ка арткан, һәм бу күбесенчә «Майский» теплица комбинатының казанышы, анда эшчеләргә аена уртача 104 мең сум түлиләр.

«Хезмәт хакы» рейтингы лидерлары арасында шулай ук Мамадыш (69 мең сум, үсеш елына 37%), Мөслим (61 мең сумнан артык, 36) һәм Тукай (61 мең сумга якын, 18%) районнары бар. Аларны да аерым предприятиеләр өскә күтәрде. Мамадыш районында бу «АПК Продпрограмма»сы, анда хезмәткәрләр уртача 74 мең сум ала, Мөслим районында – «Август-Мөслим» (64 мең сумнан артык), Тукай районында — «Чаллы-Бройлер» һәм «Кама Беконы» (тиешле рәвештә 65 һәм 70 мең сумнан артык).

Фото: © «Республика Татарстан»

Зур инвесторлар килү белән Минзәлә (56,2 мең сум), Кама Тамагы (56,8 мең), Кайбыч (52,3 мең), Аксубай (50,8 мең), Чистай (51,6 мең) һәм Чүпрәле (47,9 мең) авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы 50% ка арткан.

Ә менә рейтингта алты пунктка – Питрәч (48,2 мең ) һәм Лаеш (48,1 мең) районнары, дүрт пунктка - Тәтеш (47,9) төште. Түбән Кама районы берьюлы 10 юлга төште, анда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 42,8 мең сум тәшкил итә.

«Хезмәт хакы» рейтингының аутсайдерлары булып Балык Бистәсе һәм Апас районнары тора. Анда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә аена 29 мең сумнан артык акча түлиләр.

Инде билгеләп үтелгәнчә, хезмәт хакы дәрәҗәсе хезмәт җитештерүчәнлеге белән бәйле. Узган ел республиканың агросәнәгать комплексында бер хезмәткәргә 3,9 млн.сум тәшкил иткән. Иң югары җитештерүчәнлек Тукай (7, 6 млн) һәм Мамадыш (6,3 млн) районнарында теркәлгән, ә иң түбән Теләче (1,9 млн), Әгерҗе (1,8 млн) һәм Баулы (1,2 млн) районнарында теркәлгән.

Күптән түгел ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә рейтинг күрсәткечләрен яңгыратып, Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күп кенә җитәкчеләре хезмәткәрләр җитмәүдән зарлана, әмма булганнарын дөрес куллана белмиләр, дип билгеләп үтте.

- Шул ук вакытта кадрларны рациональ куллану мисаллары җитәрлек. Саба районы Мөхәммәтшин фермер хуҗалыгында 61 кеше эшли, ел саен керем 271 млн.сум, яки һәр хезмәткәргә 4,5 млн. сум тәшкил итә. Аларның күршесе - «Шытсу» ҖЧҖ, анда 154 хезмәткәр эшли. Аның гомуми кереме Мөхәммәтшинныкы кебек диярлек, 268 млн. сум, ягъни бер хезмәткәрнең җитештерүчәнлеге 2,5 тапкыр түбәнрәк. Шуңа күрә фермерның уртача хезмәт хакы 58 мең сум, ә «Шытсу» да — бер ярым тапкыр азрак. Беренчесе сатуның рентабельлелеге 19%, ә икенчесе 2,5% гына, ягъни кертелгән рубльнең нәтиҗәлелеге сигез тапкыр кимрәк.

БИШ ЕЛЛЫК КҮРСӘТТЕ

Ниһаять, рейтингны төзегәндә, районнарны бәяләүнең бишенче критерие булып биш ел эчендә үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү динамикасы тора.

Тулаем алганда, Татарстан агросәнәгать комплексы 2019-2023 елларда җитештерүне 4,8% ка арттырган. Әмма бу статистикага районнарның өлеше бик тигез түгел.

Җитештерү үсешен аларның 20се генә күрсәткән: Кама Тамагы (185,4 %), Бөгелмә (169,2), Тәтеш (157,9), Әтнә (144,8). Кукмара (141,3), Менделеевск (138,7), Буа (137,1), Саба (135,6). Балтач (130,3), Алабуга (128,2), Минзәлә (128,1). Чүпрәле (121,6), Түбән Кама (118,8), Мамадыш (115), Тукай (112,6), Спас (110,4), Мөслим (107,5), Аксубай (106,8), Чистай (100,9) һәм Кайбыч (100,7).

Калган районнарда аграрийлар соңгы биш ел дәвамында минуска эшлиләр. Мәсәлән, Сарман һәм Лениногорск районнарында авыл хуҗалыгы җитештерү индексы 2019 ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек кимегән һәм 57,7 һәм 52,4% тәшкил иткән. Әлмәт районында җитештерү 31,5% ка, Баулы районында 30,5% ка, Әгерҗедә 29,4% ка, Зәй районында 27,6% ка, Түбән Камада 25,9% ка, Югары Осланда 23,9% ка, Әлки районында 21,4% ка, Биектау районында 19% ка, Ютазы районында 17,2% ка кимегән.

Нәтиҗәдә, рейтингның төрле категорияләрендә баллар суммасы буенча биш район АПК лидерлары һәм биш аутсайдер билгеләнде. «Кызыл зона»га Әлмәт, Сарман, Лениногорск, Әгерҗе һәм Баулы районнары эләгә.

- Безгә кемнең кайсы урында булуын гына түгел, ә территорияләрнең нинди потенциалга ия булуын да күрсәтү мөһим. Ә район башлыкларына, үз чиратында, рейтинг авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча җентекле анализ ясарга һәм үсеш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый анализны икътисади нәтиҗәлелекне арттыру өчен хуҗалыклар арасында да үткәрергә кирәк, - дип аңлатты Марат Җәббаров территорияләрне рейтинглауның асылын.

«Республика Татарстан» газетасы, Фәридә Якушева язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100