Казан шәһәренең «Болгар» мәчете телеграм-каналында гыйлем алуның нәфел гыйбадәткә караганда өстен булуын аңлаталар.
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Дин галименең белемсез гыйбадәт кылучыдан өстенлеге – минем сәхәбәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебек» (Тирмизи).
Тәфсир галиме Габдулла ибн Габбәс гыйлемнең фазыйләте турында шулай дип әйтә: «Гыйлемне кабатлау минем өчен төне буе намаз укып чыгуга караганда хәерлерәк», – диелә хәбәрдә.