Ир белән хатын аерылышканда, уртак милекне бүлгәндә, банк кредитларын бүлү – иң катлаулы һәм борчулы әйбер дип санала. Кредитны алып, гаиләгә сарыф иткән очракта, аерылышкач, ир белән хатын бу сумманы бергә түләргә тиеш була. Бу турыда «Российская газета» яза.
Гаилә таркалгач, заем акчаларын кем түли, дигән сорауга җавап эзләү – шактый четерекле мәсьәлә, ди белгечләр.
Югары судның Самарада яшәүче ир белән хатын очрагына кагыла торган карары күпләр өчен ачыклык кертергә мөмкин. Аларның гаиләсендә ире ремонт өчен максатчан кредит алган. Ләкин ул акчаны нәрсәгә тотып бетергәне төгәл билгесез. Ир-ат – судта бер төрле, элеккеге хатыны икенче төрле сөйли. Бергә яшәгәндә алынган заем акчасына ремонт ясалмаган, гаилә таркалган. Элеккеге ирнең исеменә алынган кредит калган.
Нәкъ менә шуңа күрә, аерылышканнан соң, элеккеге ир түләнеп бетмәгән кредитның яртысын элеккеге хатынына түләттермәкче була. Төбәк суды карары буенча, формаль яктан заемны ремонт өчен алганнар, димәк, ул гаилә ихтыяҗлары өчен тотылган. Ләкин, элеккеге хатын сүзләренчә, моны исбатлый торган дәлилләр юк. Аның сүзләренә Россия Югары суды игътибар иткән.
Туйдан соң ир белән хатын ирнең фатирында яши башлый. Иргә бу фатир мирас булып калган. Өч ел узгач, ир белән хатын ремонт ясарга уйлый. Ир банктан 5,9 миллион сум кредит алган, ул 19,5 процентлы. Кредитны залог белән биргәннәр, ир үзләре яши торган фатирны залог итеп яздыра. Моның өчен хатыннан рөхсәт алалар, залог турында килешү төзү өчен ризалыкны нотариуста теркиләр. Ләкин эш ремонтка барып җитми.
6 ел яшәгәч, гаилә таркала. Аннары, суд карары буенча, ирдән фатирны алалар, чөнки ул кредитны түләми башлый. Шуннан соң ир элеккеге хатыныннан 3,2 миллион сум алмакчы була. Бу сумма кредит процентларын һәм түләми торган вакыт өчен бурычны кушкач килеп чыга. Элеккеге ир сүзләренчә, никахта яшәгән чакта, ул заемны гаилә ихтыяҗлары өчен алган, шуңа күрә аны «уртак» дип санап була.
Кредитны бүлә башлагач, ир белән хатын 5,9 миллион сумның кая «киткәнен» аңлата алмый. Ире сүзләренчә, ул бөтен акчаны хатынына биргән. Имеш, хатын бу акчаны процентлар белән бурычка биреп торган. Элеккеге хатыны сүзләренчә, ул бернинди акча да алмаган, бөтен акчаны ире үзенә алган.
Район суды карары буенча, бурычны элеккеге ир белән хатын арасында бүлү өчен, кредит алу инициативасы уртак булуы мөһим. Әгәр бер кеше генә идеясе булса, акча гаилә ихтыяҗлары өчен тотылган булуы мөһим.
Суд Гаилә кодексының «Ир белән хатын аерылышканда уртак милекнең өлешләрен билгеләү» дигән 39нчы маддәсенә нигезләнә. Ир белән хатын язылышкан, бер фатирда яши, акчаны шул фатирга ремонт ясар өчен ала. Бу – кредит максаты буларак күрсәтелгән. Ягъни, акчаны гаилә ихтыяҗларына тотканнар, ди суд. Суд бу бәхәстә икенче шарт булуын – займны ике партнер да хуплавын исәпкә ала.
Россия Югары суды фикере буенча, кредит акчалары уртак ихтыяҗларга сарыф ителүне раслый торган бер дәлил дә юк, алдагы судлар моны ачыклый алмаган. Ир күрсәткән дәлил – залог килешүе өчен хатынның ризалыгы. Шуңа күрә район суды бурычны «уртак» дип саный, хатыннан 3,2 миллион сум алу турында карар чыгара.
Апелляция дә шул ук фикердә була. Хатын бу карарны кассациядә шикаять итә. Ул үзенең залог килешүе өчен ризалык бирүен бик аз дәлил дип саный: фатир бит уртак милек түгел – ирнең үз милеге, шуңа күрә хатын бу милек белән берни дә эшли алмый. Кассация моңа каршы килә – элеккеге хатын залог турында килешүне имзалый, димәк, кредит турында белә. Җирле судларда оттыргач, хатын Россия Югары судына мөрәҗәгать итә.
Югары суд фикере: гражданка сүзләренчә, судлар түләүнең максатын билгеләүгә формаль якын килгән. Алар банктан акчаны ремонт өчен алуга гына игътибар итә. Чынлыкта бернинди дә ремонт булмаган, элеккеге ире моның белән бәхәсләшми дә.
Элеккеге хатын залог килешүе төзү өчен ризалык бирүен аңлата. Аның сүзләренчә, нотариаль раслауны ире таләп иткән. Ул үзе кәгазьнең юридик көче булмавын аңлый, чөнки фатир милекчесе ире булуын белә. Ир-ат вәкиле сүзләренчә, фатирны ремонтларга уйлаганнар гына, чынлыкта акчаны хатынга биргәннәр. Хатын бөтен акчаны танышына бирергә тәкъдим иткән. Имеш, ул кешегә акча бик кирәк, ул бурычын процентлар белән кайтарачак. Ире ризалашкан, һәм хатыны белән бергә банкка барып, әҗәт алучы кешегә акчаны күчергәннәр.
Ләкин элеккеге хатын акчаны өченче кешегә бирү фактын катгый рәвештә кире кага. Ул Югары суд судьяларының игътибарын шуңа юнәлтә – элеккеге ире бу фактны берничек тә раслый алмый.
Әлеге версия район судында ук әйтелгән була, суд кредит оешмаларына мөрәҗәгать җибәрә, тик хатынның хисабыннан акча күчерү фактын раслый торган документлар табылмый. Ир берничә миллион сум акчаны китереп салган банк исемен искә төшерә алмый. Шулай итеп, акчаның гаилә ихтыяҗлары өчен сарыф ителүе расланмый.
Нәтиҗәдә, Россия Югары суды алдагы өч инстанция карарын кире кага, эшне районы судына кайтаралар, диелә хәбәрдә.