Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта ЮХИДИ хезмәткәре җәяүлене тоткарлый ала?

news_top_970_100
Кайсы очракта ЮХИДИ хезмәткәре җәяүлене тоткарлый ала?
"Татар-информ" архивы

Юл хәрәкәте иминлеге сагында тора торган ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүчеләрне генә түгел, җәяүлеләрне дә туктатырга, документларын тикшерергә һәм кирәк булганда тоткарларга хокуклы. Бу хакта Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты укытучысы Кирилл Данилов сөйләде, дип яза РИА Новости.

Белгеч сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәре җәяүлене кайбер сәбәпләр аркасында туктатырга мөмкин. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты ачыклану, җәяүлеләрне шаһит итеп җәлеп итү кирәк булганда, юл хәрәкәтен җайга салу яки аны вакытлыча туктатып тору кирәк булганда, җәяүлеләрне туктатырга мөмкиннәр. Беренче очракларда ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны күрсәтүне сорарга мөмкин.

Данилов аңлатуынча, җәяүлегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатуга сәбәп булганда яки ул эзләүдә булган очракларда да документлар таләп ителә. Кайбер очракларда җәяүлеләрне полиция бүлегенә алып китә алалар, дип билгеләп үтте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100