Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта теплица өчен салым түләргә кирәк?

news_top_970_100
Кайсы очракта теплица өчен салым түләргә кирәк?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әгәр бакчада фундаметлы теплица булса, һәм ул документта теркәлмәгән икән, моның өчен штраф яный. Массакүләм мәгълүмат чараларында капиталь һәм сүтелә торган теплицалар турында аңлашылмаучанлык килеп чыгуга юрист Илья Русяев игътибар итте, дип яза «Татарстан» ДТРК.

Капиталь теплицалар сүтелә торганнарыннан фундамент булу белән генә аерылмый. Алар стационар су сибү системалары белән җиһазландырылган, җылытыла һәм яктыртыла, шулай ук «бетон юллар яки беркетү аша» җиргә береккән.

Кадастр исәбенә башка капиталь корылмаларны да куярга кирәк – мунчалар, хуҗалык блоклары, җәйге кухнялар, сарайлар. Аларның барысына да салым салына.

«Капиталь күчемсез милекне теркәү бурычы инде күптән бар. Күчемсез милеккә теркәлмәгән өчен штраф 1,5 мең сумнан башлана. Әмма аны куллану өчен төзелешнең теркәлергә тиешлеген һәм яңа нормалар үз көченә кергәннән соң төзелгәнлеген исбатларга кирәк», – дип билгеләде белгеч.

Шул ук вакытта теркәлү булмау объектны сатканда һәм аны мирас итеп тапшырганда проблемаларга китерергә мөмкин. Шул ук вакытта ЕГРНда теркәлгән, әмма мәйданы 50 квадрат метрдан ким булган капиталь хуҗалык корылмаларына салым салынмый.

Һәр төбәкләр тиешле ташламаларны өстәмә рәвештә киңәйтә ала, дип билгеләде юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100