Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта светофорның сары төсенә чыгарга ярый?

news_top_970_100
Кайсы очракта светофорның сары төсенә чыгарга ярый?
"Татар-информ" архивы

Светофорда яшел төс яна, машина белән юлны узып чыгарга җыенгач кына сары төс кабына. Бу очракта нишләргә? «За рулем» журналында шул хакта киңәшләр чыкты.

Светофорлы чатка җиткәндә, анда регулировщик бармы-юкмы икәнен карарга кирәк. Әгәр регулировщик торса, аңа карап эш итәсе була. Регулировщик булмаса, йөртүче светофор сигналларына карап бара. Әгәр бөтен светофорларда берьюлы сары төсләр янса, урам чаты көйләнми торган булып чыга. Мондый сары төскә тыныч кына барырга була, ләкин юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 6.2 пунктында язылганча, светофор режимнары түбәндәге тәртипне билгели:

Яшел төс – хәрәкәт рөхсәт ителә.

Яшел төс янып-сүнеп торса, хәрәкәт рөхсәт ителә, тиз арада тыю билгесе янасын хәбәр итә.

Сары төс – хәрәкәт тыела. Кагыйдәләрнең 6.14 пунктында язылган искәрмә бар. Машина йөртүче экстрен тормозлау кулланмыйча гына стоп-линия (светофор яки кисеп чыга торган хәрәкәт юлы) алдында туктый алмаса, бу пункт буенча сары төскә хәрәкәт рөхсәт ителә. Моннан тыш, бу сигнал режимнар алмашачагы турында кисәтә. Кагыйдә буларак яшел төс кызылга үзгәрәчәк.

Кызыл төс, шул исәптән янып-сүнеп тора торганы, хәрәкәтне тыю турында хәбәр итә. Кызыл һәм сары төсләр бергә яну – хәрәкәт тыелу һәм тиздән яшел сигнал кабыначагы турында искәртә.

Светофорда секундлар санавы күренү машина йөртүчегә юлда ситуацияне бәяләргә һәм дөрес карар кабул итәргә булыша.

Светофорда махсус табло тыю сигналына кадәр булган вакытны күрсәтсә, йөртүче яшел төскә чыгып өлгерә алу-алмавын алдан уйларга мөмкин. Бу очракта шуны истә тотарга кирәк: хәрәкәт кагыйдәләре буенча, машиналар күп булып, «затор» барлыкка килсә, йөртүче туктарга мәҗбүр булып, юлга аркылы хәрәкәт итә торган автомобильләргә комачау тудырса, яшел төс янса да, чатка чыгу тыела.

Кагыйдәләрнең 13.8 пунктында әйтелгәнчә, яшел төс янгач, машина йөртүче чат аша хәрәкәтен тәмамлаучыларга юл бирергә тиеш. Шулай ук ул җәяүлеләр юл аша чыгып беткәнен дә көтеп тора. Кагыйдәләрдә хәрәкәтне тыя торган сары төскә дә баруны рөхсәт итүче бу искәрмәне бөтен машина йөртүчеләр диярлек куллана. Хәтта чат алдыннан туктый алсалар да.

Әгәр чатта машиналар заторы булмаса, машина килеп җиткәч кенә яшел төс сары төскә алмашынса, йөртүче стоп-линия (светофор яки кисеп чыга торган юл) каршында туктарга тиеш. Ләкин сез вакытында туктый алмасагыз (идәнгә кадәр басып тормозламыйча), кагыйдәләр буенча, сары төскә дә чыгарга рөхсәт ителә. Ләкин сезнең туктый алу-алмавыгызны ничек тикшерергә икәнлеге бер җирдә дә язылмаган. Нәкъ менә шуңа күрә йөртүчеләрнең күбесе «сары төскә чыгу – нормаль хәл» дип саный. Кайсыберләре исә үзләренең гамәлләрен «арттагы йөртүче тормозлап өлгермәс һәм авария килеп чыгар иде» дип аклый.

Хокук куллану практикасы ягыннан караганда, чатны сары төскә чыккан машина йөртүчене (аның туктау мөмкинлеге булган, ләкин ул барыбер туктамаса да) җәзага тарту фактта мөмкин түгел.

Иминлек ягыннан караганда, мондый гамәлләр шактый кайгылы нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Чатта бәрелешү – иң куркыныч аварияләрнең берсе. Кагыйдә буларак, бу очракта кешеләр үлә.

Шулай да, чатларның күбесендә светофор режимнары сезнең юнәлештә сары янганда, башкаларга кызыл яна торган итеп көйләнгән. «Сары төскә вакытында тормозлап өлгерә алмый торган» йөртүчеләргә бу очракта чатны узу өчен «берничә секунд бүләк ителә». Мондый ирек исә кайсыберәүләрне сары төскә чыгарга гадәтләндерә, аннары алар кызыл төс каршында да туктамый башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100