Югары һәм урта һөнәри уку йортларының тулай торагында бүлмә беренче чиратта бирелә торган укучылар бар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Мондый хокук ташламалы категориядә булган һәм көндезге уку формасындагы студентларга кагыла.
Аларга түбәндәгеләр керә:
- 23 яшькә кадәрге ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган студентлар;
- белем алган вакытта ата-аналарын югалткан студентлар;
- бала вакыттан инвалидлар, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар;
- ветераннар һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар;
- Чернобыль АЭСында авария һәм башка радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, шулай ук алардан зыян күргән кешеләр;
- контракт буенча кимендә өч ел хәрби хезмәт үткән гражданнар.
2026 елның 1 сентябреннән бала тәрбияләүче студент гаиләләре тулай торакта аерым бүлмә алуга дәгъва итә алачак.
Нинди документлар кирәк булырга мөмкин
Тулай торакта урын рәсмиләштерү өчен, гадәттә, паспорт күчермәсе (фотографияле һәм теркәлгән битләр), гаилә составы турында белешмә, уку йорты студентның мохтаҗлыгын бәяләсә, керем дәрәҗәсен раслый торган документлар, ташламаларга хокукны раслый торган документлар (инвалидлык турында белешмә, ятимлек турында таныклык һ.б.), белем бирү оешмасы урнашкан торак пунктта үз торагының булмау турында белешмә таләп ителә.
Ташламасыз тулай торакка кемнең хокукы бар
Бюджет формасына укырга кергән студентлар шулай ук тулай торакта түләүле урын алуга исәп тотарга хокуклы. Мондый хокук «Мәгариф турында» Федераль законда каралган. Белем ала торган шәһәрдә студентның торагы булмау урнашу өчен нигезләрнең берсе булырга мөмкин.