news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта пенсия тупланмаларын берьюлы алып була?

news_top

Кайбер очракларда пенсия тупланмаларын берьюлы алу мөмкинлеге бар. Аларга тупланма пенсия (2002-2013 елларда эшләгән гражданнарда формалашкан) һәм мөмкин булган өстәмә иминият кертемнәре керә. Бу хакта сенатор Игорь Мурог сөйләде, дип хәбәр итә RT.

Исәпләнгән тупланма пенсия (пенсия тупланмаларыннан айлык түләү) федераль пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10 процентыннан артмаса, әлеге акчаларны бер тапкыр түләү рәвешендә алу мөмкин.

«2026 елда әлеге минимум 16 288 сум күләмендә билгеләнгән. Димәк, айлык [исәпләнгән тупланма] пенсиясе 16290 сумнан ким булган кешеләр берьюлы түләү алу хокукына ия булачак», – дип аңлатты сенатор.

Әгәр пенсия тупланмалары формалашкан булса, тупланма түләүне Россия Федерациясенең Социаль фонды, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп була, диде ул.

Шул ук вакытта 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап айлык түләү күләме яңа формула буенча исәпләнәчәк. Пенсия тупланмалары суммасы 270 айга (22,5 елга) бүленә, дип искәртте Игорь Мурог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар